Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионерларга пенсия акчаларын 4, 5 һәм 8 гыйнварда түләячәкләр

Гыйнварда Россиядә пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча да түләнәчәк: Татарстанда бу акчаны 1 121 пенсионер алачак. (Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел ялларында Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе 8 гыйнварга кадәр клиентларны кабул итми һәм телефоннардан белешмә бирми, дип хәбәр итәләр Россия Пенсия фондының Татарстан буенча...

Гыйнварда Россиядә пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча да түләнәчәк: Татарстанда бу акчаны 1 121 пенсионер алачак.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел ялларында Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе 8 гыйнварга кадәр клиентларны кабул итми һәм телефоннардан белешмә бирми, дип хәбәр итәләр Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегендә.

Яңа ел ялларында "Татарстан почтасы" почта хезмәте оешмалары пенсия акчаларын пенсионерларга 4, 5 һәм 8 гыйнвар көннәрендә түләячәк. Пенсия акчаларын ияләренә тарату, 4 гыйнвардан график буенча көн саен дежур режимда, 14.00 сәгатьткә кадәр, бернинди ялларсыз башкарылачак.

Шулай ук 5 гыйнварда дежур режимда, 14 сәгатькә кадәр, Россия Пенсия фондының Татарстан шәһәр һәм районнарындагы территориаль органнарында эшләмәүче пенсионерларның вафаты очрагында җирләү өчен пособие алу сораулары буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Мәгълүм булганча, гыйнварда Россиядә пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган өстәмә 5 мең сум акча да түләнәчәк. Татарстанда бу акчаны 1 121 пенсионер алачак. Алардан 467 мең кешегә аны өенә китерәчәкләр, ә калган 654 мең кеше акчаны кредит оешмалары аша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсионерларга пенсия акчаларын 4, 5 һәм 8 гыйнварда түләячәкләр