Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Педагоглардан эшкә иҗади караш сорала

Соңгы елларда илебездә иң күп үзгәрешләр кичергән тармак - ул мәгарифтер. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова белән бу өлкәдәге үзгәрешләр хакында әңгәмә кордык. - Эльвира Йолдызовна, мәгарифнең һәрчак җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булуы нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз? - Мәгариф мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта һәм һөнәри белем...

Соңгы елларда илебездә иң күп үзгәрешләр кичергән тармак - ул мәгарифтер. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова белән бу өлкәдәге үзгәрешләр хакында әңгәмә кордык.
- Эльвира Йолдызовна, мәгарифнең һәрчак җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булуы нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?
- Мәгариф мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта һәм һөнәри белем алуны үз эченә алган. Әлеге процесста бала да, ата-аналар да, педагоглар да катнаша. Киләчәк буынга тәрбия һәм белем нәкъ менә балалар бакчасыннан алып мәктәп елларында салына, ә педагогларга лаеклы шәхес тәрбияләү кебек гаять зур бурыч йөкләнгән.
- Узган уку елы дәвамында һәм август конференциясендә белем бирүнең сыйфатына төп басым ясалды. Аны күтәрү буенча ниләр эшләнә?
- Һәр баскычта белем бирү югары сыйфатлы булырга тиешлеге бәхәссез. "Мәгариф" өстенлекле милли проекты һәм "Киләчәк" республика программасы, муниципаль программалар старт алу белән белем бирүнең сыйфатын арттыру нокталары билгеләнде: электрон мәгариф, яңа федераль стандартлар, җан башына карап финанслау һәм хезмәткә яңача түләү, заманча шартлар тудыру кертелде. Район җитәкчелеге мәгариф лидерларын һәрчак үсендерү ягында. Нәрсә килеп чыкты соң? 2015 елда имтихан нәтиҗәләре 2014 елга караганда яхшырды. Югары балл җыючылар саны 25 процентка артты. 2005 елдан бирле беренче тапкыр рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын икелесез тапшырдык. Кызганычка каршы, математикага укучыларның теше үтеп бетмәде. Әлеге фәннән уртача нәтиҗәләр безне һич тә канәгатьләндерми. Алты укучы икенче тапкыр да минималь баскычны үтә алмады. Моның өчен кем җаваплы дип сорыйсызмы? Без, педагоглар да, ата-аналар да, җитәкчеләр дә һәм, әлбәттә, укучы үзе. Ата-аналар һәм укытучылар белән очрашуларда һәрчак үзара тыгыз хезмәттәшлеккә чакырабыз. Белемнең сыйфаты өчен мәктәп тулысынча җаваплы дип фикер йөртүче ата-аналар белән килешәсем килми. Әгәр балага мәктәпкә яраклашырга, дәресләрен карашырга, укуга, китапка мәхәббәт уятырга ярдәм итмәсәң, аның шөгыльләре белән кызыксынмасаң, зур уңышлар өмет итеп булмый.
- Яңа уку елында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне көчәйтү буенча нинди чаралар күреләчәк?
- Узган елгы "Акыллы каникуллар", "БДИын бишлегә", "БДИын икелеләрсез" проектларын яңа мөмкинлекләр белән көчәйтергә булдык. КФУ, РЦМКО белән хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. 9, 11 нче сыйныфларның дәресләрендә еш булачакбыз, рус теле һәм математикадан ай саен сынау рәвешендә тестлар үткәреләчәк, ата-аналар җыелышлары уздырылачак. Начар нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләрдә һөнәри компетентлыкка укытучылар да тест узачак.
- Бүген яшьләр югары белем алырга омтыла, әмма соңыннан эш таба алмый интегәләр. Нәтиҗәдә укыган еллар һәм сарыф ителгән акчалар җилгә оча. Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча нинди яңалыклар көтелә?
- Октябрь аеннан сәнәгать предприятиеләре базасында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча муниципаль программаны тормышка ашыра башларга җыенабыз. Мондый чараларны ата-аналар да хуплар дип ышанабыз.
- Ата-аналар арасында өстәмә белем бирү хезмәтләренә, шул исәптән түләүлеләре буенча да сораулар күп. Сезнең мондый хезмәтләргә карашыгыз?
- Чыннан да, өстәмә белем бирү хезмәтләре безнең өчен яңа күренеш. Алар белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Мондый занятиеләр балаларга сәләтләрен ачарга һәм үстерергә ярдәм итә. Өстәмә курслар, занятиеләр имтиханнарны яхшырак тапшыру мөмкинлеге дә бирә. Әлеге хезмәтләр балалар бакчасы яки мәктәп программасыннан тыш булырга тиеш. Алар бары ирекле нигездә, ата-аналар рөхсәте белән генә башкарыла.
- Быел нинди кызыклы проектлар тормышка ашырылачак?
- Азнакайның 5 нче мәктәбе базасында 5-7 сыйныфлар өчен кытай теле өйрәтелә башлады. Өлкәннәр өчен дә төркем ачарга ниятлибез. 7 нче мәктәп базасында оештырылган психологик-педагогик хезмәт актив эшләп китте. Логопедлар, дефектологлар, психологлар һәм социаль педагог мәктәпләрдә мониторинглар һәм психологик десант көннәре үткәрәләр. Авиация иле проекты буенча эш дәвам итә, радиоспорт түгәрәге һәм хореография студиясе ачылды. 2 нче мәктәп базасында районның барлык укучылары өчен техник иҗатны үстерү мәйданчыгы булдырылды.
- Кадрлар белән эшләүдә нинди кыенлыклар бар?
- Һаман да математика һәм физика укытучылары җитми. Ә иң мөһиме - иҗади эшләүче педагоглар кирәк. Һөнәри бәйрәм алдыннан мин барлык педагогларга ныклы сәламәтлек һәм тынгысыз эшләрендә уңышлар телим.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар Сезгә!
Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Педагоглардан эшкә иҗади караш сорала