Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Педагоглар хезмәтне саклауга сак карый

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы "Профсоюзның хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченные - 2017" исеменә конкурсның муниципаль этабына йомгак ясады. Бәйгедә катнашкан 5 учреждениедә булып, жюри хезмәтне саклау буенча уполномоченныйларның белем дәрәҗәсен, эш алымнарын, пофсоюз әгъзаларының бу өлкәдә хокукларын яклау буенча күзәтү нәтиҗәлелеген бәяләде. Район күләмендә Азнакай 2 нче урта...

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы "Профсоюзның хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченные - 2017" исеменә конкурсның муниципаль этабына йомгак ясады. Бәйгедә катнашкан 5 учреждениедә булып, жюри хезмәтне саклау буенча уполномоченныйларның белем дәрәҗәсен, эш алымнарын, пофсоюз әгъзаларының бу өлкәдә хокукларын яклау буенча күзәтү нәтиҗәлелеген бәяләде. Район күләмендә Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән технология укытучысы Динара Гомәрова һәм 8 нче "Гнездышко" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Рәмилә Вахитова җиңүче дип табылды.

Алар ярдәмендә үз оешмаларында ремонт эшләре, эш урыннары шартларын махсус бәяләү, ай саен ул шартларны тикшерү үткәрелгән, хезмәткәрләр иминлек нигезләренә укытылган, хезмәтне саклау буенча стендлар ясалган, хезмәткәрләрне сәламәтләндерү, сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау буенча төрле чаралар оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев