Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Парлы булу – таҗлы тәхет

Ун ел бергә. Гаилә тормышы өчен азмы бу, күпме? Шушы дәвер эчендә нинди вакыйгалар узган да, нинди генә бәхетле мизгелләр кичерелгән? Узган атна ахырында ЗАГС бүлеге һәм аның "Пар канатлар" клубы бүгенге көндә матур гына яшәп ятучы шушы гаиләләр белән "Гөлчәчәк көне" кичәсендә бу сорауларга җаваплар эзләде. Тормыш ыгы-зыгысының салкын...

Ун ел бергә. Гаилә тормышы өчен азмы бу, күпме? Шушы дәвер эчендә нинди вакыйгалар узган да, нинди генә бәхетле мизгелләр кичерелгән? Узган атна ахырында ЗАГС бүлеге һәм аның "Пар канатлар" клубы бүгенге көндә матур гына яшәп ятучы шушы гаиләләр белән "Гөлчәчәк көне" кичәсендә бу сорауларга җаваплар эзләде. Тормыш ыгы-зыгысының салкын җилләре дә, карлы-буранлы юллары да уртак мәхәббәтне җимерә дә, сүрелдерә дә алмаган! Әнә алар, бере-берләренең күзләренә карап, сөйкемле елмаялар.

Кичәне оештырган һәм алып барган "Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаева ни өчен нәкъ менә ун ел яшәүче гаиләләргә аерым игътибар бирде икән?

-Алар быел үзләренең гөлчәчәк туен билгеләп үтә, - диде ул. - Ә гөлчәчәк, үзегез беләсез, матур да, чәнечкеле дә. Нәфис таҗлары күзне иркәләсә, чәнечкесе өттереп кадап ала: тормыш тоташ шатлыктан гына тормый, аның борчу-үпкәләре дә була, дия кебек. Әйе, гаилә тормышының да ир белән хатынга үз таләпләре, үз сынаулары. Аларны икең бер уйда һәм бер-береңә кадер-хөрмәт булганда гына җиңел үткәрәсең. Шушы еллар эчендә сыналган, сакланып калган гаиләләр гадәттә гомер буе бергә була...

Бу бәхетле 14 парны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та истәлекле көннәре белән тәбрикләргә килде. Ул аларга гомерләрен менә шулай мәхәбәттә, татулыкта үткәрүләрен, бәхетле балалар үстерүләрен теләде.

Районның "Ак калфак" оешмасы әгъзалары бәйрәмгә бер бизәк иде. Яшьләрнең бер-берләрен котлаган, ир-егетләрнең сөйгәннәренә гөлчәчәкләр бүләк иткән матур мизгелләрне алкышлап, бәйгеләрдә катнашучыларга дәрт өстәп торды алар.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан үзләре оештырган бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләде.

Гомерләре буена бергә яшәгән парлар шушы дәвердә 21 тапкыр юбилей туйлары үткәрә. Аларның һәркайсына мәгънә салынган. Әйтик, яңадан 5 елдан соң алар пыяла, ә инде тагын биш елдан фарфор туйларын үткәрәчәк. 25 ел бергә яшәгәч, балалары, бәлки инде кайберләренең оныклары да әти-әниләренең көмеш туена җыелыр. Ә аннары инде алда - зөбәрҗәт, рубин, алтын, бриллиант кебек асылташларга тиңнәре... Татулыкта гомер итеп, барсына да җитәргә язсын.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парлы булу – таҗлы тәхет