Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Парклар маршы – 2012”

Татарстанда 26 марттан "Парклар маршы - 2012" халыкара акция старт алды һәм быел ул "Табигать тыюлыкларын янгыннардан саклыйк!" шигаре астында уза. "Парклар маршы"ның максаты - властьтагылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, бизнес һәм җәмәгатьчелек игътибарын бу проблемага ныграк тарту, практик ярдәм күрсәтү, үзебезнең табигать һәйкәлләре һәм байлыклары белән горурлану хисләре уяту. Акция...

Татарстанда 26 марттан "Парклар маршы - 2012" халыкара акция старт алды һәм быел ул "Табигать тыюлыкларын янгыннардан саклыйк!" шигаре астында уза.

"Парклар маршы"ның максаты - властьтагылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, бизнес һәм җәмәгатьчелек игътибарын бу проблемага ныграк тарту, практик ярдәм күрсәтү, үзебезнең табигать һәйкәлләре һәм байлыклары белән горурлану хисләре уяту. Акция барышында тыюлыклар, милли парклар, дәүләт заказниклары хезмәткәрләре тарафыннан түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр, матбугат конференцияләре, ачык ишекләр көне, күргәзмәләр, балалар белән төрле чаралар, шәфкатьлелек акцияләре үткәрү күздә тотыла.

"Парклар маршы" акциясе кысасында "Чатыр Тау" дәүләт заказнигы администрациясе мәктәп укучылары арасында түбәндәге темалар буенча бәйгеләр игълан итә: "Кыргый табигать утраучыклары" фотосурәтләр конкурсы; "Тыюлык табигате дөньясы" - янгынга каршы рәсемнәргә конкурс; табигый тыюлыклар территориясе турында иң яхшы язмага конкурс. Иҗади эшләрне 30 апрельдән дә соңга калмый "Чатыр Тау" заказнигы администрациясенә (Азнакай шәһәре, Шоссейная урамы, 6, каб.11.тел:51-3-48) китерүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев