Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пар балдаклар яктылыгында

Көзге, шыксыз моңсу кичләрдә күңел бигрәк тә җылы сүзгә, якты йөзгә мохтаҗ. Авыл халкына төнне-көнгә ялгап хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләре менә шушы кичләргә яктылык сирпүчеләр дә инде. Тымытык авылы Мәдәният йортындагы шундый кичләрнең берсенә генә тукталыйк. Ул үзенең самимилеге, ихласлыгы белән күңелләрдә озак сакланыр әле. Һәркем бу җиһанга бәхетле булыр...

Көзге, шыксыз моңсу кичләрдә күңел бигрәк тә җылы сүзгә, якты йөзгә мохтаҗ. Авыл халкына төнне-көнгә ялгап хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләре менә шушы кичләргә яктылык сирпүчеләр дә инде.

Тымытык авылы Мәдәният йортындагы шундый кичләрнең берсенә генә тукталыйк. Ул үзенең самимилеге, ихласлыгы белән күңелләрдә озак сакланыр әле.


Һәркем бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетнең иң олысы, күпләр фикеренчә, гаиләдә. Борчу-шатлыкларны уртак итеп, авырлыклар килгәндә таянырлык, ярты җаның булып яшәрлек парың булса, тормыш диңгезен кичүе күпкә җиңелрәк.


- Нәкъ менә шулай пар килеп яшәгәнгә дә ярты гасырдан да артык гомер кичергән матур гаиләләр бүген бездә кунакта - дип башлады "Пар балдаклар - пар канатлар" кичәсен Раушания Идрисова. Сәхнә түрендә иң хөрмәтле гаиләләр урын алган. Мөзәянә һәм Ниязый Гобәйдуллиннар 1985нче елда Күктәкә авылыннан килеп төпләнеп, икесе дә "Авангард" колхозында терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Ниязый абый "ат җене" кагылган кеше. Ул өйрәтеп, Сабантуй мәйданында ярышкан юртакларның исәбе юк, бәйгеләрдә үзе дә катнашып, күп бүләкләр, грамоталар, кубокларга ия булган. Шушы көннәрдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ә Мөзәянә апа аш-су остасы, олы җанлы кеше. Бу гаиләне котларга килгән туган-тумачадан иң җылы сүзләр генә ишетелде. Мөзәянә апа һәм Ниязый абый авылның зур хөрмәткә ия кешеләре. Мәдәният хезмәткәрләре, авылның егет - кызлары белән берлектә бик матур итеп аларда "Каз өмәсе" дә үткәрдек.


Алтын туйлары нәкъ менә шушы бәйрәм көннәренә туры килгән Гөлчирә һәм Фәндәс Насрыевлар да олы хезмәт юлы үткәннәр. Фәндәс ага сихәтлеккә бик тиенмәсә дә, җор телле, яшьтән тракторда, соңыннан 30 ел газовик булып эшли. Ул елларда газ хезмәтендә эш гаять авыр була, иртәнге дүрттән Мактамага чыгып китеп, балоннарны үзе төяп алып кайтып, 3 авыл халкына тарата ул. Ә Гөлчирә апа гомере буена сыер савучы булып эшли. 3 бала үстерделәр. Әти-әниләргә балаларның рәхмәте - тере чәчәкләр, ихлас теләкләр.


Люция һәм Илһам Шәйгардановлар гаиләсен Тымытыкта гына түгел, Азнакайда да яхшы беләләр. Гаилә башлыгы Илһам абый Боз сараенда тренер, уллары Риммир һәм Айбулат та шушы ук һөнәрне сайлаган. Люция апа 5 балага гомер биргән ана. Аның алтын куллары теккән курчаклар "Сөйкемле шүрәле" конкурсында катнашып, инде 3 ел рәттән республика күләмендә җиңү яулый. 30 елдан артык матур гаилә булып яши алар. Әле күптән түгел уллары Илнур Гүзәлия исемле кызны килен итеп төшерде. Әти-әни үрнәгендә, яшә дә яшә генә.


- Матурлык дөньяны коткарыр, дигән сүзләр авылдашларыбыз Галия апа һәм Мәкки абый Гарифуллиннар гаиләсенә махсус атап язылган кебек - дип, алар гаиләсен сәхнәгә дәште Раушания Идрисова. Бу сүзләрдә - чын хакыйкать. Гаилә яшәгән йортның ишек алдына аяк басу белән әйтерсең лә җәннәт бакчасына эләгәсең. Зәвык белән утыртылган купшы гөлләр, аларга ясалмалары да өстәлгән, виноград, алмалар, кошлар - һәммәсе дә әкияти бер күренеш, күзләрне иркәли. Ә инде хуҗаларның йортына керсәң, андагы камиллек, матурлыкка янә хәйран каласың. Күпме җан җылысы һәм хезмәт салынган бу йортка!


Мәкки Гарифуллин ун классны тәмамлауга ук тракторга утыра, чана-арба ясауда да аңа тиңнәр булмый. Галиясе дә яшьтән сыер сава, читтән торып укып зоотехник һөнәрен үзләштерә һәм 38 ел шул авыр һәм җаваплы эшне башкара. Авылыбызның мәчет ишек алдын да алар җәй буе карап тора, Мәкки абый мотороллеры белән су ташып, шаулап утырган чәчәкләр үстерәләр. Галия ханым кайнанасы Фәүзелттәй белән 30 ел бер сүздә булып, кыз белән әни кебек яшиләр. Хәзер Галия ханым инде үзе дә кайнана, килене Эльвира белән дә нәкъ шул ук мөнәсәбәттә. Уллары Илмир белән кызлары Миләүшә дә олыны-олы, кечене-кече итә белә. Мәкки абый белән Галия апа инде оныкларын сөяләр. Әби-бабасын котларга килгән сабыйлар сәхнәдә күбәләктәй бөтерелделәр.


Кичәдә гаиләләр бар яктан ачылды. Аларны тәбрикләргә килгән якыннары, авылдашлары изге теләкләрен җиткерергә ашыкты. Сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәребез Илмас Гаязов, Роза Фазлыева, Алсу Әхмәтгәрәева, "Балачак" җыр-бию төркеме, мәдәният хезмәткәрләренең иҗади фантазиясе сокландырырлык иде. "Пар балдаклар" яктылыгында сибелгән нурлар яшь гаиләләргә олы үрнәк булды. Авылыбызның ныклы нигезе булган гаиләләр гел шулай парлы, бәхетле булсын. Балалар, оныклар дәү әти-әниләрнең алтын киңәшләрен тотып яшәсен. Гаиләләрне бәйрәм белән котларга килгән ветераннар советы рәисе Радик Солтановның чыгышында да әнә шундый фикер-теләкләр яңгырады.


Лилия Идрисова,

Тымытык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пар балдаклар яктылыгында