Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пакъ күңелле ак әбиләр

-Шушы нәфис җилкәләргә гомер буе авыр йөк салган, күпне күргән буын бит сез, - дип Әнисә апаның иңнәренә ак шәл япты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова. - Бер караңгыдан икенчесенә хезмәт куеп, ачлык-ялангачлыклар кичерсәгез дә, күңелләрегез пакъ, мәрхәмәтле, ихлас булып калган. Бүген төп йортка җыелган...

-Шушы нәфис җилкәләргә гомер буе авыр йөк салган, күпне күргән буын бит сез, - дип Әнисә апаның иңнәренә ак шәл япты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова. - Бер караңгыдан икенчесенә хезмәт куеп, ачлык-ялангачлыклар кичерсәгез дә, күңелләрегез пакъ, мәрхәмәтле, ихлас булып калган. Бүген төп йортка җыелган шушы балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз назына төрелеп, җан тынычлыгында, сихәтлектә, бәрәкәттә яшәргә язсын!
Мәлбагыш авылында туып, шушында гомер кичергән Әнисә Мөхәммәтҗанова. Чордашлары кебек аңа да бик иртә колхоз эшләрендә катнашырга туры килгән.
-16шар килолы букчаларны күтәреп, Әлкәй белән ике арада орлык ташыйбыз. Чабата пычракта тузмасын дип, иртәнге катканакта ук чыгып китәбез, - дип искә ала ул яшьлек елларын. - Сабан да сөрдек, тырмаладык та, 2шәр гектар чөгендер утадык, борчак чаптык...
Ил өчен иң авыр еллар - Бөек Ватан сугышы чоры була ул.
-Җиңү хәбәрен басуда чакта, яңгырдан атларга ышыкланып, бераз хәл алырга тукталганда ишеттек, укытучыбыз килеп әйтте. Шатлануыбызны белсәгез, лычма булып су аккан киемнәребез дә кибеп киткәндәй тоелды, эчкә җылы йөгерде... - ди Әнисә апа күз яшьләрен сөртеп.
Авылдашы, фронтовик егет Солтангир белән гаилә корып, 3 бала үстерә алар. 50 ел бергә гомер иткән ирен югалту ачысы, инде 15 ел үтсә дә, бер кәлимә кимеми, никадәр борчу-хәсрәтләр дә, шатлык-куанычлар да бергә кичерелгән шул!
Лаеклы ялга чыкканчы шактый еллар тавык фермасында эшләгән, тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау кәгазьләренә, медальләргә лаек булган Әнисә апа ире белән бергә төзеп, 9 кешеле гаиләдән башка чыккан йортларында яшәп ята. Атна ахырында җыйналып балалары, оныклары кайтып җитәләр. Мунча ягыла, өстәл ризыклар белән тула. Бүген, әниләренең 90 яшенә, алар сый-нигъмәтнең ниндиен генә әзерләмәгән. Авылның ак әбисен котларга күрше-тирә җыелган. Авыл биләмәсе башлыгы Эльмира Әхтәмова да бүләкләрен күтәреп килгән, социаль яклау бүлеге вәкилләре дә бар.
Ак шәл ябынган Әнисә апа балалары белән коръән ашына әзерләнеп калды. Тормышыбыз менә шушы ак әбиләр белән ямьле, бүген шулар аркасында рәхәт, бәрәкәтле...
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пакъ күңелле ак әбиләр