Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Открытие» банкы Татфондбанк кертемчеләренә акча кайтаруны дәвам итә

Татфондбанк клиентлары агымы түләүләрнең беренче көннәренә караганда шактый кимегән. (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсенбаев). ФК «Открытие» банкы штатлы режимда Татфондбанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән кертемнәрне түләүне дәвам итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты ФК «Открытие» банкы бүлекчәсендә булып, аның Идел буе федераль округы төбәк директоры Владимир Пахомов белән әңгәмә корды. Хәзерге вакытта...

Татфондбанк клиентлары агымы түләүләрнең беренче көннәренә караганда шактый кимегән.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсенбаев). ФК «Открытие» банкы штатлы режимда Татфондбанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән кертемнәрне түләүне дәвам итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты ФК «Открытие» банкы бүлекчәсендә булып, аның Идел буе федераль округы төбәк директоры Владимир Пахомов белән әңгәмә корды.

Хәзерге вакытта Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыктан акча түләү нормальләште, беренче көннәрдәге ажиотаж кимеде. Бүгенге көндә банк күбрәк кешегә хезмәт күрсәтү максатыннан мәйданнарын киңәйтте.

«Күрүегезчә, бүген банк ишек төбендә беркем, бернинди кеше туплануы юк. Без клиенларга хезмәт күрсәтә алырдай урыннарны 6 тапкырга арттырдык. Без кешеләрне үзләренә җайлы вакытка язып кабул итәбез. Хәзер инде беренче көннәрдәге аңлашылмаучанлыклар һәм бәхәсле очраклар юк. Хәл тулаем нормальләште», - дип сөйләде Владимир Пахомов.

Төбәк банкы директоры сүзләренчә, иртәгеге көнгә кредит учреждениесе Татфондбанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән кертемнәрнең 40 проценттан артыгын түләргә ниятли. Гомуми күләмдә бу бераз гына 2 млрд сумнан кимрәк сумма. Пахомов иминиятләштерелгән кертемнәрен алганда күпме кешенең «Открытие» банкында счет ачулары турындагы статистика мәгълүматлары турында сөйләргә иртәрәк әле, дип билгеләп үтте.

Кредит учреждениесе «Пересвет», «Беренче Чехия-Россия банкы», «Росинтербанк» банклары клиентларына иминиятләштерелгән кертемнәрен түләүдә катнашкан. «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык йөкләгән түләүләрне башкаруда безнең тәҗрибә бик зур, дип белдерде Пахомов, - без илдә активлар күләме буенча дүртенче банк төркеме».

Төбәк банкы директоры кертемчеләргә мөрәҗәгать итеп, банкның бәйрәм көннәрендә дә махсус график буенча эшләячәген җиткерде. «Мин беренче чиратта аларга борчылмаска тәкъдим итәм», - диде ул, - «Акчалар бар кешегә дә түләнәчәк. Хәзер бар да нормальләште, килегез, алыгыз. Без 2 гыйнварда ачылабыз һәм иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшлибез. Бу түләүләр башлангач та беренче көннән үк без күчкән махсус режим. Бәйрәмнәрдә без 2,3,4,5 һәм 6 гыйнварда шушы ук режимда эшлибез», - дип җиткерде Пахомов.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Открытие» банкы Татфондбанк кертемчеләренә акча кайтаруны дәвам итә