Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Остаз булса шундый булсын!

Нефть чыгару өлкәсендә остаз - ул зур хөрмәткә ия кеше. Безнең ЦДНГ-6 цехында Әбүзәр ага Гыйльфанов та әнә шундыйларның берсе. Хезмәте "Татнефть" ААҖнең һәм республика хөкүмәтенең мәртәбәле бүләкләре белән бәяләнгән. Ул "Ил алдындагы казанышлары өчен" икенче дәрәҗә РФ ордены медале, Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, берничә...

Нефть чыгару өлкәсендә остаз - ул зур хөрмәткә ия кеше. Безнең ЦДНГ-6 цехында Әбүзәр ага Гыйльфанов та әнә шундыйларның берсе.
Хезмәте "Татнефть" ААҖнең һәм республика хөкүмәтенең мәртәбәле бүләкләре белән бәяләнгән. Ул "Ил алдындагы казанышлары өчен" икенче дәрәҗә РФ ордены медале, Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, берничә ел "Азнакайнефть" идарәсенең иң яхшы мастеры исемен яулап килде. Хәер, остазның уңышларын, бүләкләрен шактый санарга булыр иде. 2нче бригада мастеры Зөфәр Бәхтиев аның турында менә ниләр әйтә: "Әбүзәр Удар улы минем тәүге таянычым булды. Ул мине һөнәр нечкәлекләренә төшендерде, аның серләрен ачты. Үз эшенә гаҗәеп бирелгән кеше. Гади генә авыл малаеның белемгә, яңалыкка омтылышы сокландыра, якын-тирәдәгеләргә мөнәсәбәте ихтирам уята. Күрәсең, әнә шундый сыйфатлары аны универсал иткән дә. Ул техника "телен" яхшы белә. ЦДНГ-6да инженер-техник хезмәткәрләрнең күбесе аның шәкертләре. Авария килеп туганда да иң элек ул ярдәмгә килә. Без һәр эштә аның киңәшләренә таянабыз.
Промыселның әнә шундый аксакалы белән барсы да горурлана. Нефть һәм газ табу операторларының күбесе аның "мәктәбен" үткән. Ә бит кешенең бу тармакта эшләп калу-калмавы да нәкъ менә остазның эшне ничек итеп куя белүенә бәйле. Күпләр бирегә кичәге студент буларак аяк баса. Цех җитәкчелеге Әбүзәр аганың шәкертләре белән эшчәнлеген югары бәяли, үрнәк итеп куя, һәрчак аның белән киңәшеп, уртак фикергә килеп эшли.
Нефть тармагында ул инде 37 ел. Үземнең дә 26 ел шушында эшләвемә, һөнәремә тугрылыгымда Әбүзәр Гыйльфановның йогынтысы зур булды. Аның остазлык сыйфатларын тәҗрибә итеп алып, инде үзем дә берничә буын нефтьчеләр әзерләдем дип әйтә алам."
Әйе, остазларыбыз әнә шундый олы җанлы, хезмәтенә бөтен күңелен биргән, хөрмәтле кешеләр. Без алар белән горурланабыз һәм эш барышында алардан алган тәҗрибәгә таянабыз.
Илдар Гомәров, ЦДНГ-6 цехының яшьләр лидеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Остаз булса шундый булсын!