Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Осталык яшьлек белән аваздаш

«Татнефть» АҖдә һөнә­ри осталык бәйгеләре уздыруның өч дистә елдан артык тарихы бар. Әлеге күркәм традицион чара бы­ел да нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдын­нан үтте. Г.КӘРИМОВА Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чара матур гадәт буенча һәрчак бәйрәм атмосферасы ас­тында уза. Чөнки нефть­челәр монда көч сынашыр­га гына түгел, ял итәргә дә киләләр....

«Татнефть» АҖдә һөнә­ри осталык бәйгеләре уздыруның өч дистә елдан артык тарихы бар. Әлеге күркәм традицион чара бы­ел да нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдын­нан үтте.
Г.КӘРИМОВА

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чара матур гадәт буенча һәрчак бәйрәм атмосферасы ас­тында уза. Чөнки нефть­челәр монда көч сынашыр­га гына түгел, ял итәргә дә киләләр. Бирегә гаиләң, якыннарың, туганнарың белән килү инде гадәти хәл­гә әверелгән. Бүген бу бәйге бер яктан барлык нефтьче һөнәрләре вәкилләре өчен осталыкларын чар­лау, бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу, белем­нәреңне камилләштерү чарасы булса, икенче яктан нефть өлкәсендә эшләүче­ләрнең бердәм гаиләсен тагын да туплау, коллектив­лар арасындагы дуслыкны ныгыту, көчәйтү, сынау ча­расы да булып тора. Билгеле булганча, осталык­ны камилләштерү өстендә даими эшләү, аны күтәрү уңышның төп нигезе булып санала.
Беренче һөнәри оста­лык бәйгесенең элек бердәм форматы булма­ган, һәрбер предприятие бу конкурсны аерым уздыра торган булган. Соңгы ел­ларда аны гомуми итеп үткәрү турында карар ка­бул ителде һәм һөнәри осталык бәйгесе үзенә күрә традицион чарага әверел­де. 2003 елдан башлап әлеге конкурста бары тик яшь хезмәткәрләр генә кат­наша башлады. Бу аларның һөнәри үсешен камилләштерүгә зур мөм­кинлекләр ачты.
Бәйгедә "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Роберт Уразов, предприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар һәм башкалар катнашты. Төп-төгәл иртәнге сәгать сигездә чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрү, оста­ларны, кунакларны тәбрик­ләү церемониясе башла­нды. Катнашучылар­ны компания полиго­нының үзәк мәйданындагы сәхнәдән «Татнефть» АҖ генераль директорының беренче урынбасары - баш инженер Н.Г.Ибраһимов сәламләде. «Татнефть» АҖ яшьләр комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ринат Мамин яшь һөнәр ияләренә үзләрен сынатмауларын, булган тәҗрибәләрен, оста­лыкларын тулысы белән ачуларын, җитезлек телә­де. Генераль директор Ш.Ф.Тәхаутдинов «Тат­нефть» АҖнең 2011 елда иң яхшы структур тармагы, бүлендек җәмгыяте дип та­былучыларга, ягъни махсус бәйгедә җиңүчеләргә ком­паниянең Мактау кәгазен, бүләкләр тапшырды. Бәйге флагын күтәрү хо­кукына бәйгенең узган елгы батыры - «Елховнефть» идарәсе коллективы лаек булды. Һөнәри осталык конкурсында катнашучылар­ны көч сынашу өчен билгеләнгән махсус урын­нарга тарату командасы яңгырауга полигонның төр­ле нокталарында җитди көрәш башланды. Билгеле, шулкадәр масштаблы ярышлар оештыру өчен бер полигон территориясе генә җитми. Параллель рә­вештә «Татнефть»нең тагын берничә ноктасында оештырылган остаханәләрдә бәйге кызганнан-кыза барды. Бу конкурста кат­нашу хокукына ия булган осталарга хезмәттәшләре, дуслары көч бирде, ә кырыс судьялар, конкурентлар аларның һәр хәрәкәтен, башкарган эшен энә күзе аркылы үткәрде. Төп бәйгеләр барган арада полигонның төрле нокталарында башка чаралар башланды. Һәр коллектив бирегә үзләре­нең үзешчән артистларын да алып килергә тырыша. Аларның чыгышлары бер яктан бәйрәм күчтәнәче ке­бек кабул ителсә, икенче яктан, үзешчәннәрнең кай­сы коллективныкы булуы да тамашачы өчен зур фактор. Матур гадәт буенча бу көнне кул эшләре остала­ры, рәссамнар арасында да бәйгеләр оештырылган иде.
Ниһаять, һөнәри бәйге­гә нәтиҗә ясалды.
Җиңүчеләрнең югары профессионализмын бәя­ләп, «Татнефть» АҖ гене­раль директоры Ш.Ф.Тәха­утдинов та аларга үзе­нең котлау-теләкләрен җиткерде:
- Конкурста катнашучы­лар үзләренең осталык­ларын күрсәтеп, чараны та­гын да кызыклырак һәм тантаналырак итәләр. Бәй­гене оештыручыларга, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм һәм барысын да чын күңелдән якынлашып килүче зур бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәр­ләре көне белән тәбрик итәм, - диде Шәфәгать Фах-разович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Осталык яшьлек белән аваздаш