Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җомга көнне “Таллы Бүләк” АХҖК җәйләвендә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесе узды

Җомга көнне "Таллы Бүләк" АХҖК җәйләвенә ап-ак халатларын кигән, ак яулыкларын чөеп бәйләгән терлекче ханым һәм туташлар сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесенә җыйналды. Бер-берсе белән кочаклашып күрешәләр, рәхәтләнеп гәп куерталар: - Шушы матур традициябез алга таба да дәвам итсә иде, бөтен район сыер савучылары белән танышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз,...

Җомга көнне "Таллы Бүләк" АХҖК җәйләвенә ап-ак халатларын кигән, ак яулыкларын чөеп бәйләгән терлекче ханым һәм туташлар сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесенә җыйналды. Бер-берсе белән кочаклашып күрешәләр, рәхәтләнеп гәп куерталар:

- Шушы матур традициябез алга таба да дәвам итсә иде, бөтен район сыер савучылары белән танышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, - ди "Азнакай" АФ" хуҗалыгының 1 Май бүлекчәсе сыер савучысы, дүрт дистә ел гомерен терлекчелеккә багышлаган Нурзиян Мусина.

- Азнакайда, үзебезнең агрофирмада да хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәтлиләр, сөенә-сөенә, тырышып эшлибез. Хезмәт хакларыбыз да яхшы, аны һәрвакыт үзвакытында бирәләр, - дип сүзгә кушыла шушы ук хуҗалыкның Урманай бүлекчәсеннән, 33 ел сыер савучы булып эшләүче Римма Сәлихова. - Уңышларның сере - үз эшеңне, малкайларны чын күңелеңнән яратуда. Әнә шул мәхәббәтне сизмәсәләр, рәнҗетсәң, сыер сөтен дә бирми, урынына да басмый ул. Үпкәли.

Авыл кызлары, авыл киленнәре малкайларны чын күңелдән яраталар, әнә шулай җир җимертеп эшлиләр, тулы тормыш белән яшиләр. Хезмәт шартлары яхшы булгач, фермада яшьләр дә бик теләп авылда кала. Урманайдан Лилия Закирова, Гөлнур Зиннәтуллиналар хезмәтләреннән тәм һәм ямь табып эшлиләр. "Марс" хуҗалыгыннан Ләйлә Гыйбадуллина кечкенәдән үк әнисе - алдынгы сыер савучы Лилиягә ярдәм итеп үсә, әле урта мәктәптә генә укуына да карамастан, елның-елында ярышларда катнашып, призлы урыннарны алып килә. Яшьләргә хәзер бер дә авырыксынасы түгел, эш шартлары да күпкә җиңеләйде, элеккечә түгел.

- И...и..и... ул элеккеге елларны искә алсаңмы, - дип уфтанып куя "Таллы Бүләк" хуҗалыгында 38 ел сыер сауган терлекче-ветеран Дамира апа Кашапова. - Барысы да кул хезмәте иде бит. Башакка суны да, сөтен дә көянтә-чиләк белән ташый идек. Көнгә өчәр тапкыр кул белән сыерын да саудык. Әле моның өстенә гектарлап чөгендер утадык, борчак, печән чаптык, ялның ни икәнен дә белмәдек. Хәзерге сыер савучыларның хезмәтенә сөенеп туя алмыйм. Менә бүген дә килдек әле, авылдашлар ярышканда ничек тыныч кына өйдә утырасың.

Иртәдән үк килгән терлекчеләр бер-берсе белән күрешеп, сөйләшеп туя алмадылар. Бәйгене муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул районыбыз авыл хуҗалыкларында соңгы елларда ирешелгән матур күрсәткечләр белән сөендерде, уңышлар һәм муллыгыбызда зур өлеш керткән терлекчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде. Бу көннәрдә азнакайлылар көнлек савымны 118 тоннага җиткергәннәр һәм көн саен арттыра баралар. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 тоннага артыграк. Шул ук вакытта терлекләрнең баш саны арта бара. Узган елда җиңү яулаган Гүзәлия Рахманова (агрофирманың Сукаеш бүлекчәсе сыер савучысы) һәм Филисә Арсланова (көтүне тулыландыру технологы, "Марс" хуҗалыгы) бәйге әләмен күтәргәннән соң, ярышларга старт бирелде.

Сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологлары теоретик һәм практик белемнәрен сынадылар.

- Ярышта җиңү яулар өчен бер көндә тырышу гына җитми. Моның өчен ел дәвамында тырышырга, баллар еллык күрсәткечләргә карап та билгеләнә, - ди мәртәбәле жюри әгъзасы Дилә Вәлиева. - Монда ел буена алынган бозаулар саны да, башка күрсәткечләр дә исәпкә алына.

Мәртәбәле жюрига урыннар билгеләү җиңел түгел, чөнки бирегә һәр хуҗалыктан сайлап алынган иң-иңнәр җыйналган бит. Әнә шулай энә күзлегеннән үткәргәннән соң, җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Сыер савучылар арасыннан беренче урынга "Марс" хуҗалыгыннан Роза Филиппова, икенче урынга "Таллы Бүләк" АХҖК дан Илмира Әхмәтова һәм "Азнакай"АФ"дан Әлфирә Шәйдуллина чыкты. "Габдрахманов Л.Г." хуҗалыгыннан Роза Газетдинова, "Союз-Агро" ҖЧҖдән Резидә Гәрәева, "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖдән Мәрьям Миннегулова өченче урыннарны бүлештеләр; көтүне тулыландыру технологлары арасында исә "Таллы Бүләк" АХҖКдан Гөлчирә Фәтихова - беренче, "Чатыр тау" ҖЧҖдән Сәрия Шәймөхәммәтова белән "Азнакай АФ" ҖЧҖнең Зур Сукаеш бүлекчәсеннән Руфинә Вәлиева - икенче, "Союз Агро" ҖЧҖнең Карамалы бүлекчәсеннән Люция Мирзасәлихова, "Шәвәлиев З.Г." хуҗалыгыннан Илсөя Хөсәенова, "Мөстәкыймов ис." хуҗалыгыннан Роза Хәбирова өченче урыннарны бүлештеләр.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге, белгечләре, "Таллы Бүләк" хуҗалыгы һәм башкалар бәйгене оештыру һәм уздыру өчен бар шартларны да тудырганнар. Районыбыз үзешчәннәре бәйрәмне җыр-моңга күмде. Терлекчеләребез спорт ярышларында да көч сынаштылар, рәхәтләнеп, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйге әләмен төшерү хокукы бу елның җиңүчеләренә тапшырылды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җомга көнне “Таллы Бүләк” АХҖК җәйләвендә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгес...