Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олы йортка ни кирәк – кечесенә шул кирәк

Рубрикабызны дәвам итеп, газетабызның бу санында без сүзне Туйкә авыл җирлеге биләмәсе башлыгы Таһир Галиевка бирергә булдык. -Туйкә авыл биләмәсенә Туйкә, Камышлы Күл, Карамалы Елга авыллары керә. Өч авылга 224 хуҗалык булып, аларда яшәүчеләр саны 564 кеше тәшкил итә. Төп социаль объектлар: китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, кибет...

Рубрикабызны дәвам итеп, газетабызның бу санында без сүзне Туйкә авыл җирлеге биләмәсе башлыгы Таһир Галиевка бирергә булдык.

-Туйкә авыл биләмәсенә Туйкә, Камышлы Күл, Карамалы Елга авыллары керә. Өч авылга 224 хуҗалык булып, аларда яшәүчеләр саны 564 кеше тәшкил итә. Төп социаль объектлар: китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, кибет - барсы да үзәктә, ягъни Туйкәдә урнашкан. 4 авылга бер булган почта бүлеге Балтачта. Һәр ай ахырында халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю оештырылуы да авыл халкы өчен бик уңайлы. Камышлы Күл һәм Карамалы авылларында мондый объектлар юк. Олы йортка ни кирәк, кечесенә шул кирәк, дигәндәй, аларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләрен кайгыртып, барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Көндәлек кирәк-ярак товар белән халыкны райпо автолавкасы тәэмин итә. Узган ел аларда урам утлары үз көчебез белән ремонтланды. Быел Карамалы Елгада линияләргә капиталь ремонт үткәрелеп, дәүләт программасы буенча 15 автодиодлы яктырткычлар куелды. Бу авылда район җитәкчеләре, нефтьчеләр ярдәме белән мәчет калкып килә. Камышлы Күлдә 250 метрда вакташ түшәлеп, юл салынды. Әмма биредә әлегә су мәсьәләсе проблема булып кала.


Биләмә халкына медицина хезмәте Туйкә авылында күрсәтелә, ә калган ике авыл Балтач фельдшер-акушерлык пунктына карый. Аларда яшәүчеләр шунда йөри, яки медицина ярдәме өйләрендә күрсәтелә.


Капиталь ремонттан соң мәдәният йорты бигрәк тә матурланды, купшыланды. Җылы, уңай бүлмәләрдә бильярд, өстәл, башка спорт уеннары өчен шартлар тудырылды, спутник антенналы телевизор, музыка җиһазлары - барсы да бар. Узган ел гына 176 мең сумлык яңа урындыклар да алып куелды. 4450 китап фонды булган китапханәнең генә хәле аяныч: түбәдән су ага. "Карлыгач" балалар бакчасында да шул ук проблема, чөнки түбә ремонты зур чыгымнар таләп итә. Монда район җитәкчеләренең дә ярдәменә өметләнәбез.


Биләмә җанлы иҗтимагый тормыш белән яши. Хатын-кызлар советы, яшьләр оешмасы, инвалидлар җәмгыяте һәм ветераннар советы тарафыннан күптөрле чаралар оештырыла. Альберт Латыйфуллин җитәкләгән ветераннар оешмасының аеруча активлыгын әйтер идем. Алар биләмәдәге бер чарадан да читтә калмый. Ел дәвамында юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарны өйләренә барып тәбрикләделәр. Истәлек бүләкләре белән "Туйкә" ҖЧҖ тәэмин итте.


Белгәнебезчә, биләмә халкыннан узара салым акчасы җыелды. Ул территориядәге юлларны ремонтлауга тотылачак. 390 метрда урамнарда су линиясе алыштырылды.


Сүз дә юк, әле хәл итәсе проблемалар, эшлиселәребез дә байтак. Әнә шулай бер фикердә булып, максатларны уртак итеп карасак, әлбәттә, тормыш-көнкүрешебез дә көннән-көн яхшырыр, алда торган мәсьәләләр дә уңай хәл ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы йортка ни кирәк – кечесенә шул кирәк