Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олимпиадаларда җиңүче укучыларга Марсель Шәйдуллин грантлар тапшырды

Бүгенге көндә төпле белем алу гына түгел, аларны тормышта куллана белү дә мөһим. Укучыларның бу сәләтләре төбәк һәм ил күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда сынала. Ә аларда җиңү яулаучыларга муниципаль район башлыгы грантын тапшыру Азнакайда күркәм традициягә әверелде. Югары уңышларга юл исә үз мәктәбеңдә, үз районыңда салына. Быел олимпиадаларның мәктәп этабында...

Бүгенге көндә төпле белем алу гына түгел, аларны тормышта куллана белү дә мөһим. Укучыларның бу сәләтләре төбәк һәм ил күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда сынала. Ә аларда җиңү яулаучыларга муниципаль район башлыгы грантын тапшыру Азнакайда күркәм традициягә әверелде.

Югары уңышларга юл исә үз мәктәбеңдә, үз районыңда салына. Быел олимпиадаларның мәктәп этабында 3 меңнән артык укучы катнашкан. Муниципаль турда 20 фән буенча 1196 укучы белем көчен сынашкан, аларның 127 се җиңүче һәм призер булган. Республика күләмендә районыбыз данын 66 укучы яклап, 21 е җиңү яулаган. Алар арасында 3 укучы икешәр фәннән призлы урын алган. Азнакай 2 нче урта мәктәбе укытучысы Фәридә Шәйхелисламова һәм Сарлы мәктәбе укытучысы Гөлнур Әхмәтова татар теленнән икешәр призер әзерләгәннәр. Гомумән, бу фән буенча призерлар саны елның-елында күпчелекне тәшкил итә. Алар арасында Сарлыдан 10 нчы сыйныф укучысы Карен Григорян, 7 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Екатерина Радионова, Азнакай 2 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Анна Сальникова, Җиңү бистәсе мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Марине Арутюнян булуы аның нинди югары дәрәҗәдә укытылуы хакында сөйли. 7 нче мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы Рәмилә Закирова һәм Урманай мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Румия Сәяхова исә быел татар теле буенча республика күләмендә җиңүгә ирештеләр.

Фәннәр патшасы - математика буенча призерлар: Сарлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Зөһрә Минһаҗева һәм 5 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Сергей Михайловка да әфәрин дияргә генә кала. Сергей әле 7-8 нче сыйныфлар өчен үткәрелгән астрономия буенча олимпиадада да призлы урын алган.

- Һәр уңыш - ул җитди хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең бу җиңүләрдә педагоглар һәм ата-аналарның да өлеше бар. Вакытында сәләтегезне күрә һәм үстерә белүләре өчен аларга тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез киләчәктә илебезнең, республикабызның, районыбызның мәдәни һәм фәнни-техник, икътисади үсешенә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларны тәбрикләп.

Укучыларга үсү өчен бүгенге заманда мөмкинлекләр җитәрлек. Алар белемнәрен читтән торып күтәрә, профильле лагерьларда тәҗрибә туплый, төрле вузларның олимпиадаларында чарлана ала.

- Бу уку елында беренче тапкыр рус, татар, инглиз телләре буенча мәктәп олимпиадаларында 4 нче сыйныфлар катнашты, "Татарстан һәм татар халкы тарихы" фәне буенча республика олимпиадасы үткәрелде, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова олимпиада хәрәкәтендәге яңалыклар белән таныштырып.

Мәгариф идарәсендә сәләтле балалар банкы булдырылган. Быел да аларны Кара диңгез буенда, шулай ук «Бинилект», «Орбиталь», «Мирас», «Дуслык», «Костер» кебек җәйге мәктәпләрдә профильле сменалар көтә.

Барлык бүләкләнүчеләр исеменнән 7 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева сәләтле яшьләргә зур игътибарлары өчен Марсель Шәйдуллинга һәм район хакимиятенә тирән рәхмәтен белдерде.

- Без районыбызның ирешкән уңышлары белән горурланабыз һәм алга таба да аның чәчәк атуы өчен көчебездән килгәнне эшләргә вәгъдә бирәбез, - диде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиадаларда җиңүче укучыларга Марсель Шәйдуллин грантлар тапшырды