Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Октябрь Бүләктә яшәүче Рөстәм Фәтхуллин авылдашларын кар сыннары белән шатландырган

Бу көннәрдә шәһәрдә генә түгел, авылларда да бәйрәм кәефе хөкем сөрә.

Октябрь Бүләк авылында гомер итүче Рөстәм Рөстәм Фәтхуллин йорт алларына ел символы булган юлбарыс сынын кардан ясап куйган.

– Быел кар булмагач, башта кәеф төшкән иде. Аннан кар яву белән әлеге сынны ясап куйдым. Кардан сыннар ясау бик ошый, авыл халкы да ярата. Килеп, фотоларга төшеп китүчеләр дә бар, – ди авыл остасы. –Кешеләрнең кәефе күтәренке икән, эшеңнең нәтиҗәсе дә яхшы дигән сүз.

Мондый уңган авылдашларына җирлек башлыгы Артур Ногманов та рәхмәтле:

– Ул ел саен безне үзенең шундый иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Аның белән барыбыз да горурланабыз, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев