Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Октябрь Бүләктә яңа мәчет ачылды
Кайчандыр перспективасызлар рәтенә кертелгән һәм таркалырга хөкем ителгән, шуның нәтиҗәсендә шактый гына кыенлыклар кичерергә өлгергән авыл, ул-кызларының тырышлыгы-уңганлыгы, район җитәкчелегенең икътисади һәм социаль ярдәме белән соңгы бер дистә ел эчендә икенче сулышын алды. Биредә газ, су кертелгән, урам уртасындагы зур күпер яңартылган, үзәк юлга асфальт салынган. Үзенең мәдәният йорты, кибете,...
Кайчандыр перспективасызлар рәтенә кертелгән һәм таркалырга хөкем ителгән, шуның нәтиҗәсендә шактый гына кыенлыклар кичерергә өлгергән авыл, ул-кызларының тырышлыгы-уңганлыгы, район җитәкчелегенең икътисади һәм социаль ярдәме белән соңгы бер дистә ел эчендә икенче сулышын алды.
Биредә газ, су кертелгән, урам уртасындагы зур күпер яңартылган, үзәк юлга асфальт салынган. Үзенең мәдәният йорты, кибете, ФАПы бар. Ике ягын куе урманлы тау төреп алган табигатенең гүзәллеге, чишмә суының сафлыгы туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган авылдашларын бүген кире үзенә җыя - элеккеге нигезләр торгызыла, яңа йортлар салына. Әмма мәчете генә юк иде...
Соңгысы авыл өлкәннәренең күңелен күптәннән борчый. Финанс мөмкинлекләре җитмәгәнлектән, башлап җибәрергә батырчылык итүче генә табылмый. Ниһаять, бу эшкә заманында авылның гаярь егете булган, узган гасырның җитмешенче елларында Үзбәкстанда иген иккәндә фаҗигагә юлыгып, аяк-кулын яртылаш өздергән, бүген инде туган нигезенә кайтып төпләнгән Сирин Әминов алына.
-Бу мәсьәлә миңа күптән тынгылык бирми иде, - ди хезмәт ветераны. - Шулай бер көнне телевизор карап утырам, егерме хуҗалыгы да булмаган бер авылда мәчет ачылу турында сөйләп яталар. Димәк, булдыра алмаслык эш түгел. Оештырырга гына кирәк. Хатыным Мөнирә белән киңәштем дә, пенсиядән җыелган саклык акчабызга башкорт ягыннан әзер бура кайтарттым. Башлап җибәрергә генә кирәк икән, авыл халкы - яше-карты, дәррәү эшкә тотындык. Бураны кайчандыр элек мәчет торган нигезгә күтәрдек. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Бүген алдыбызда балкып торган мәчет - уртак эшебезнең нәтиҗәсе.
Мәчет төзелешеннән авыл халкының, биредә туып, хәзер читтә яшәүчеләрнең берсе дә диярлек читтә калмаган. Кем акчалата ярдәм күрсәткән, кем үз хисабына төзелеш, төзекләндерү эшләре алып барган. Әйтик, Сириннең туганнан туган энесе Рамил эшнең башыннан азагына кадәр катнашкан. Бура күтәрүдә Фәһим Гәрәйшин үзенең тракторы белән зур ярдәм иткән. 80 яшьлек Мәгъсүм ага Баһманов белән Заһир Фәтхуллин бина эчен чутлаган. Түбәсен үзе җитәкләгән төзелеш бригадасы егетләре белән Роберт Ногъманов япкан. Җылылыкны Рәис Гарипов керткән. Мәчет төзелешендә турыдан-туры катнашкан Рәсим Зәйнуллин, Әзһәм Насыйпов, бертуган Әнис һәм Фәнис Галиевлар, Равил Ногъманов, Йосыф Әминов, мәчетне ислам кануннарына туры китереп салуга киңәшләре белән булышкан Нәфис хәзрәт Җиһангиров исемнәрен әйтмәсәк, язма тулы булмас иде.
...Инде мәчет ачу бәйрәменә әйләнеп кайтыйк. Иман йорты каршында бу кадәрле халыкның - үзенең ул-кызларының бергә җыелуын, кунакларның, күрше-тирә авыллардан килгән имамнарның күплеген туксан елга якын чал тарихы булган Октябрь Бүләк авылы инде хәтерләмидер дә. Гөлфия Әхмәтҗанованың әлеге чара уңаеннан илаһи аһәң белән укыган мөнәҗәтләреннән соң, район мөхтәсибе Әмирҗан хаҗи Якупов Коръән аятьләре укыды, бергәләп дога кылынды. Үзенең вәгазендә Әмирҗан хәзрәт мәчет салдыру кебек изге эшне башкарып чыккан Сирин Әминовка мөхтәсибәт исеменнән ихлас рәхмәтен җиткерде, мәчет төзеткән кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салып бирер, дигән хәдис юлларын бәян итте.
Тантанада чыгыш ясаган Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл халкын әлеге вакыйга белән кайнар котлады, Адәм баласында кечкенәдән үк әхлаклылык, итәгатьлелек, әдәп, өлкәннәрне хөрмәт итү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә диннең тоткан урынын югары бәяләде. Ул шулай ук Октябрь Бүләкне авыл буларак бетүдән саклап калучыларга, аңа алга табан үсәргә ярдәм итүчеләргә, бу мөһим эшкә зур шәхсән өлешен керткән элекке район башлыгы Рәфис Галиевка рәхмәтен белдерде. Район башлыгы яңа мәчетне котлап келәм, Азнакай гербы төшерелгән дивар сәгате бүләк итте, Иман йортының бер вакытта да буш тормавын теләде. Мәчет төзелешендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногъмановның төзелеш эшенә шәхси һәм матди ярдәм күрсәтүчеләрнең исемен атаудан һәм аларга белдергән рәхмәтеннән соң, мәчет ачу тантанасы булды. Ишектәге кызыл тасманы кисү хокукын мәйданга җыелган халык муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Сирин Әминовка бирде. Авыл өлкәннәре һәм мөхтәрәм кунаклар, бисмиллаларын әйтеп, Аллаһы йортына узды...
Карамалы мәхәлләсе имамы Мөгавия хәзрәт укыган беренче ике рәкать мәчет намазыннан соң, бәйрәм мәйданда дәвам итте. Октябрьбүләклеләрне Азнакай Зәңгәр мәчете имам-хатыйбы Коръән хафиз Нәфис хәзрәт, Мөгавия хәзрәт, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Карамалы җирлеге хатын-кызлар советы җитәкчесе Даимә Салихова, башкалар тәбрик итте, бүләкләр тапшырды. Мәчетнең булачак имамы итеп шушы авылның хөрмәтле кешесе Заһир Фәтхуллин күрсәтелде.
Бәйрәм тантанасы Карамалы авылы мәдәният йортында эшләүче "Сердәш" фольклор ансамбле җырчылары бертуган Фәндия Шәфыйкова һәм Альбина Исламованың Мөхәммәт пәйгамбәргә мәдхия укулары белән тәмамланды.
Наил АБДУЛЛИН. Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев