Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Очкыч һәм станок операторы – киләчәк һөнәрләре

Белгечләр киләчәктә хаҗәтлек булачак 50 һөнәрне билгеләгән. Алар арасында пилотсыз очу аппаратлары һәм программа белән идарә ителүче станок операторлары да бар. Болар белән беррәттән, плитә ябыштыручы һөнәре дә популяр булып кала. Әмма шунсы бар, аңа таләпләр шактый югары. Быел Хезмәт министрлыгы хезмәт базары мохтаҗлык кичергән, яңа һәм перспективалы профессияләр хакында...

Белгечләр киләчәктә хаҗәтлек булачак 50 һөнәрне билгеләгән. Алар арасында пилотсыз очу аппаратлары һәм программа белән идарә ителүче станок операторлары да бар. Болар белән беррәттән, плитә ябыштыручы һөнәре дә популяр булып кала. Әмма шунсы бар, аңа таләпләр шактый югары.

Быел Хезмәт министрлыгы хезмәт базары мохтаҗлык кичергән, яңа һәм перспективалы профессияләр хакында белешмә эшләгән. Ул бу айда тәкъдир ителер, дип көтелә. Яңа профессияләр базасында элеккечә үк техниклар, инженерлар да бар, ләкин бу белгечлекләргә таләпләр үзгәрәчәк.
Белешмәдә нинди яңа профессияләр бар соң?
Мехатроник - автомобиль төзелеше, сәнәгатьтә эшләү принциплары буенча бар нәрсәне белергә, ягъни механик һәм электрон җиһазлар буенча белемле булырга тиеш.
Дефектоскопист эше эретеп ябыштыру һәм ябыштыру җөйләре производствосы белән бәйле.
Белешмәгә шулай ук мобиль робот техникасы өлкәсе осталары да кертелгән.
Хезмәт базарында программистлар, мультимедиа кушымталары эшләүчеләр, техник язучылар, электрон челтәр җыючылары төп рольне уйный. Сүз дә юк, чәчтарашлар һәм пешекче-кондитерларсыз беркая да китеп булмый: илдә гомумтуклану һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе белән бәйле һөнәрләргә ихтыяҗ бар.
Телекоммуникация өлкәсе дә көннән-көн үсеш ала. Көллиятләр һәм вуз тәмамлаучылардан еш кына эш бирүчеләр үзләре дә имтихан ала, димәк, аларга кытлык бар, дигән сүз.

Иске белешмәдә гадәттән тыш, экзотик диярлек һөнәрләр бар иде. Әйтик, Краснодар өлкәсендә чәй киптерүче. Мондый тар белгечлекләргә хаҗәтлек кими билгеле, әмма бу төр профессия бетә дигән сүз түгел. Бу һөнәр "пенсиягә" чыкса да, аны белешмәдән алып атканчы, хезмәт базарының ничек үзгәрәсен күзәтергә кирәк.

Хәзерге белешмә 20 еллык тарихны колачласа да, халыкара практика мәгълүматлар базасын 10 елга бер яңартып торырга киңәш итә, технология өлкәсенә яңалыклар кереп торганлыктан, ул 10-20 процентка үзгәрергә мөмкин.

Эш бирүчеләр көллият һәм вуз тәмамлаучыларны эшкә өйрәтеп, 6-8 айларын сарыф итә, моңа чыгымнар тотыла. Бу аларга отышлы түгел. Яңа белешмә менә шушы проблеманы хәл итү һәм оешмаларны белешмәләр базасын камилләштерүгә тарту өчен төзелгән дә. Эш бирүчеләр хезмәткә түләү системасын хезмәткәрнең квалификациясенә бәйле итеп төзи ала.

Моннан тыш, яңа белешмә яшьләргә дә ярдәмгә килә. Әле генә карьера ясый башлаган яшь кешене тәҗрибәсе һәм осталыгы белән күпме акча эшли алачагы кызыксындыра.

Моннан тыш, белгечләр фикеренчә, 5 елдан соң хезмәт базарында тар белгечле техник һәм массалы профессияләргә кытлык туачак. Әйтик, эретеп ябыштыручыларны, тимер белән эшләүче осталарны, слесарьларны, токарьлар һәм башкаларны көндез чыра яндырып эзләп тә табып булмаячак. Ә бүген алар модасыз һәм абруйсыз санала.

Мәгариф һәм фән министрлыгы 2013 елда илебез вузларын тәмамлаган 1,2 миллион кешенең хезмәткә урнашуы һәм хезмәт хакы турында анализ ясаган. Төп нәтиҗә - укуны тәмамлаганнан соң яшь белгечләрнең 75 проценты эшкә урнаша. Хезмәт базарында иң күп хаҗәтлек инженерларга. Иң күп старт хезмәт хакы аэронавигация һәм ракета-космос техникасы белгечләрендә.

Ихтыяҗ аеруча зур булган гомумиләштерелгән белгечлекләр төркеменә түбәндәгеләр кергән:
-шәфкать туташы (91 процент чыгарылыш эшкә урнашкан)
-фармация (87 процент)
-корал һәм кораллану системасы (84 процент)
-электр һәм җылылык энергетикасы (83 процент)
-химия технологияләре (83 процент)
-ядер энергетикасы һәм технологияләр (83 процент)
-фундаменталь медицина (82 процент)
-тау казылмалары һәм нефть-газ эше (82 процент)
-геодезия һәм машина төзелеше (81 процент)
-материаллар технологиясе (81 процент).

10 иң күп хезмәт хаклы белгечлек арасында 8 позицияне шулай ук "технарьлар" били. Эшкә урнаша алмаган чыгарылышларның 50 проценты юридик һәм икътисад белгечлегенә ия. Соңгы елларда вузларда бу юнәлешләр буенча укыту урыннары кими. Аның каравы, быел кабул итү кампаниясе вакытында табигый-фәнни, инженер-техник һәм медицина белгечлекләре буенча бюджет урыннары саны арттырылды.

("Российская газета" сайты материаллары буенча)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очкыч һәм станок операторы – киләчәк һөнәрләре