Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч улының ягымлы әнисе

Ир бала тәрбияләү җиңел түгел, ә гаиләдә алар өчәү булса, бигрәк тә. Йөкнең авыры аеруча әни кешегә төшә торгандыр. Һәрберсенең өс-башын чиста итеп тотасы, тәмле-тәмле ризыклар пешерәсе, дәресләр карашасы, һәр адымнары өчен ут йотып торасы...

Аларны чын ир-егетләр итеп үстерергә, тормышның туры юлыннан алып барырга, вакытында күреп, сәләтләрен ачарга да кирәк бит әле. Лачындай уллар әнисе Әлфия Равилованы бу яктан үрнәк итеп куярлык. Тормыш тоткасы әтиләре Атлас булса да, гаиләне җылы нурга күмеп яшәүче әниләренә бик күп яклап бурычлы уллары.

Фәнисләре инде мөстәкыйль тормыш юлына баскан, әтисе һөнәрен дәвам итеп, эретеп ябыштыручы булып эшли. Газинур Равиловның исеме бик еракларга танылган. Ул халыкара, Бөтенроссия, республика күләм музыкаль бәйгеләрдә җиңүче, виртуоз баянчы. Быел 9 нчы сыйныфтан соң Әлмәт музыка көллиятенә укырга кергән. Ә Булатлары әле 8 нчы сыйныфта гына. Өч уллары да музыкаль белемле – Азнакай балалар сәнгать мәктәбененең Флера Әбсәләмова классы укучылары.

Равиловлар ”Таң йолдызы” район конкурсында “Музыкаль гаилә” номинациясендә икенче дәрәҗә дипломга ия булган. Гаилә елына багышланган үзешчән сәнгать смотр-конкурсында “Иң яхшы гаилә ансамбле” номинациясендә җиңү яулаган. Биредә, һичшиксез, әниләренең тырыш хезмәте ята.

Әлфия Равилова югары белемле педагог һәм музыка белгече. Бүгенге көндә шәһәребезнең “Родничок” балалар бакчасында тәрбияче. Эшенә җаваплы каравы, ачык йөзле, йомшак телле булганы өчен аны хезмәттәшләре дә, әти-әниләр дә хөрмәт итләр. Педагог һәрчак яңа эш алымнарын эзләнүдә. Аның төркемендәге балалар төрле конкурсларда, иҗади күргәзмәләрдә актив катнашалар, призлы урыннар яулап киләләр.

– Безнең әни – дөньяды иң яхшысы! – диләр уллары.

Барлык балаларга да шулай дип әйтергә, ә әниләргә йөрәк җимешләре белән горурланырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев