Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнвәр Җиһангиров: “Районда эшмәкәрлек буенча хәл итмәслек проблемалар юк”

Бүген республикада 45 белгеч үз районы эшкуарларының проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә.

Бүгенге көндә эшмәкәрләрдән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.  Җирлегебездә  җитештерүне арттыру, яңадан-яңа  эш мәйданнары барлыкка китерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү кебек  проблемаларны уңай хәл итүдә безгә иң беренче  чиратта, әлбәттә, эшмәкәрләр ярдәмгә килә.   Әмма кайчак алар алдында да төрле сораулар, проблемалар барлыкка килә.

Узган елда республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың һәр муниципалитетында эшмәкәр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре институты оешкан иде.

Бүген республикада шундый 45 белгеч үз районы эшкуарларының проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә.

Безнең районнан иҗтимагый вәкил булып Әнвәр Җиһангиров сайланган иде. Әлеге башлангыч аның өчен бер дә ят түгел,  район эшмәкәрләр берлеге рәисе буларак, ничә еллар инде ул бу юнәлештә эшкуарларга ныклы ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Ул шәхсән үзе урыннарда була, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр, үз эшләрен оештырырга теләге булганнар белән очраша, аңлату эшләре алып бара, күптөрле программалар белән таныштыра, киңәшләрен бирә.

– Һәр район эшмәкәрләренең үз проблемалары һәм ихтыяҗлары бар, шуңа күрә аларның хокукларын яклау өчен барлык муниципаль берәмлекләрдә дә бизнес-омбудсменның вәкилләрен билгеләү бик кирәк иде. Бүген икътисадның төп нигезен кече һәм урта эшкуарлык тәшкил итә, монысы сер түгел. Татарстан бизнес-омбудсмен вәкиле буларак безнең бурыч – үзебезнең җирлектә эшләүче эшмәкәрләрнең килеп туган проблемаларын урында чишәргә ярдәм итү, – ди Әнвәр Әнсәр улы.

Районыбызда 1407 предприятие һәм шәхси эшмәкәр, 1507 үзмәшгуль эшчәнлек алып бара. Узган ел алар төрле программалар буенча 100 миллион сумга якын дәүләт ярдәме алганнар.

– Районда 5 сәнәгать мәйданчыгында 21 резидент эшли. Шул ук вакытта сәнәгать мәйданчыкларына яңа резидентлар җәлеп итү өстендә актив эш алып барабыз, –  ди җитәкче. – Мин ярдәмгә һәрчак әзер, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире борган юк, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Без территориаль контроль-күзәтчелек органнары,  хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән ныклы элемтәдә торабыз. Шәхси гозерләр белән килүчеләр дә бар, аларның барысы да урында ук хәл ителә, җитди проблемалар юк.  Соңгы вакытта берничә эшмәкәрләр салым салуның нинди төрен сайларга кирәклеге белән кызыксынып килгән иде. Барысын да аңлатып бирдек, ярдәм иттек.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Азнакайдан Әнвәр Җиһангиров та катнашты. Үзара аралашу барышында ул салым салу буенча күп кенә эшмәкәрләрне борчыган сорауны Президентка да җиткерде. Рөстәм Миңнеханов салым салуның патент системасы турындагы республика законына кайбер төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертеләчәген белдерде. Үзгәрешләр исә эшмәкәрләр файдасына булачак.

– Әнвәр Әнсәрович, Сезнең белән ничек элемтәгә керергә мөмкин?

– Минем белән 7-37-22 номеры буенча элемтәгә керергә була. Кабул итү көнем һәр атнаның сишәмбесендә 14.00-17.00 сәгатьләрдә. Сораулар белән Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 14 нче йорт адресы буенча килергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев