Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәтиҗәләр куанычлы

28 майда Мәдәният йортында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы үтте. Депутатлар 2011 ел өчен ТР «Азнакай муниципаль районы» һәм «Азнакай шәһәре» муниципаль берәмлеклере бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләне карады. 2011 елда районның икътисади үсеш яхшы күрсәткечләре яхшы. 2010 ел белән чагыштырганда сәнәгать, эшкәртү сәнәгате, файдалы казылмалар табу, ваклап сату...

28 майда Мәдәният йортында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы үтте.

Депутатлар 2011 ел өчен ТР «Азнакай муниципаль районы» һәм «Азнакай шәһәре» муниципаль берәмлеклере бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләне карады. 2011 елда районның икътисади үсеш яхшы күрсәткечләре яхшы. 2010 ел белән чагыштырганда сәнәгать, эшкәртү сәнәгате, файдалы казылмалар табу, ваклап сату һәм транспорт, элемтә өлкәсендә үсешнең югары темплары күзәтелә. Әлбәттә, алар бюджетның сыйфатлы үтәлешендә дә чагылыш таба, чөнки керемнәрне тулыландыруда төп көч булып торалар. Үз һәм республика керемнәре хисабына район бюджетының керем өлеше 30 процентка арткан. Керемнәр бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә үзвакытында хезмәт хакы түләргә һәм беренчел чыгымнарны тулы күләмдә үтәргә мөмкинлек биргән. 2010-2011 елларда районның мәгариф учреждениеләре яңа түләү системасына күчкән һәм хезмәт хакларының артуы күзәтелә. Йомгаклау чорында җирле үзидарә органнары тарафынан 52 млн. сумга өстәмә чыгымнар турында карар кабул ителгән. Бу - төзекләндерү, биналар, юлларга капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре, җиһазлар, автомобильләр алу һәм башка чыгымнар. Докладчы - финанс-бюджет палатасы рәисе Г. Садыйкова депутат-җитәкчеләрнең киләчәктә дә уңышлы эшләп, район бюджетын тулыландыруда зур өлеш кертүләрен теләде.

Ул шулай ук Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2012елга һәм һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга бюджетлар турындагы карарына үзгәрешләр кертү хакында чыгыш ясады. 2012 елның 1 кварталы йомгаклары буенча өстәмә керемнәр керү сәбәпле, районның керем һәм чыгым өлешенә үзгәрешләр кертелә. Район бюджетының керем (15 млн. 349 мең 700сум) һәм чыгым (20 млн. 519 мең 700 сум) өлешләре арта. Өстәмә акча, хезмәт хакларын түләү; мәгариф, мәдәният учреҗдениеләренә ремонт эшләре; ветераннар советының 40 еллыгы уңаеннан медальләр хәзерләү; төзекләндерү, спорт бәйрәмнәре, Сабантуйлар уздыру һәм башка максатларда тотылачак.

Киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүматны урнаштыру, җир, ремонт һәм җир асты ремонты эшләре алып бару кагыйдәләре; Азнакай муниципаль районының залог фондын формалаштыру һәм файдалану; җир мәсьәләләрен хәл иткәндә җирле үзидарә органнарының нефть компанияләре белән үзара хезмәттәшлек итү регламенты һәм башка мәсьәләләр каралды. Депутатлар «Азнакай муниципаль районы контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе аудиторы итеп Айгөл Гыйләҗеваны сайлады. Киңәшмәдә район һәм шәһәр үсешендәге башка мөһим мәсьәләләр каралды. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев