Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Әнәс Исхаков:«Дөнья маллары эзләмим,тапканым – маңгай сырым…»
Кешенең язмышы туганчы ук язылып куелган була ди. Хактыр. Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган Әнәс Исхаковтан табигать биргән сәләте буенча күренекле рәссам чыгарга тиеш булган. Юкка гына ул музыка-художество училищесында шул һөнәрне үзләштермәгән бит! Әмма аңа ак киндер битне түгел, ә тирә-ягын күркәм эш-гамәлләре белән матурлау-бизәү язган. Югарыга илткән...
Кешенең язмышы туганчы ук язылып куелган була ди. Хактыр. Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган Әнәс Исхаковтан табигать биргән сәләте буенча күренекле рәссам чыгарга тиеш булган. Юкка гына ул музыка-художество училищесында шул һөнәрне үзләштермәгән бит! Әмма аңа ак киндер битне түгел, ә тирә-ягын күркәм эш-гамәлләре белән матурлау-бизәү язган.
Югарыга илткән юл
Әнәс Исхаковның хакимият олимпына юлы 1971 елда - КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп чакырылган чордан башлана. Аннан райкомолның икенче, беренче секретаре итеп куела. Комсомолда эшләү дәверендә ул яшьләр оешмасын республика югарылыгына күтәрә, хәтта район тарихында күрелмәгәнчә, Мәскәүгә Бөтенсоюз комсомол съездына делегат итеп сайлана. КПСС райкомының оештыру бүлеге мөдире итеп билгеләнгәч тә сынатмый. Өлкә комитетында да аны үрнәк итеп куялар, башка райкомнардан тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Зур оештыру сәләтен, кешеләр белән уртак тел таба белүен күреп, Әнәс Исхаковны 1983 елда халык депутатларының башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 9 ел әлеге постны җитәкли ул. Районың барлык өлкәләрендә: авыл хуҗалыгында, нефть сәнәгатендә, мәдәният, мәгариф, медицина, спортта районны алдынгылар сафында тота. Республикада "Азнакай факторы" дигән гыйбарә дә нәкъ ул җитәкчелек иткән чорда барлыкка килә.
1992 елда Әнәс Исхаков Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы итеп билгеләнә, ә 1995 елдан - халык депутатларының Азнакай берләштерелгән Советы рәисе.
Остазлар - йөрәк түрендә
Узган елларга әйләнеп карасаң, һәрберебезнең сагынып искә алыр кешесе, юл күрсәтүчесе бар.
- Райком халык белән эшләргә өйрәтүче зур тормыш мәктәбе булды. Инструктор чакта колхоз-совхозлардан, оешмалардан кайтып керми идек. Беренче секретарь Әнвәр Баһаветдинов, идеология секретаре Шакирә Шәрәфетдинова, Суфия Җамалиева чын остазларым булды, - ди ул.
Үзе дә югарыга күтәрелгән саен, бергә чыныгу алган, эшкә уңган-булган кадрларны ышанычлы, төпле команда итеп туплый. Аларның күбесе республика күләмендә ат казана, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Үзең янмасаң, кешеләрне яндыра алмыйсың
Үзенең энергиясе белән әйләнә-тирәдәгеләр арасында очкын кабыза торган кеше ул Әнәс Исхаков. Читтән килүчеләр Азнакайны гөлбакчага тиңлиләр. Урамнарыбыз яшеллеккә күмелеп утыра, һәр җирдә чисталык, тәртип. Бу Әнәс Исхаков чорыннан ук килә. "Гөлбакча" программасы нигезендә калабызның йөзе шулай матурланды. Гомумән, Әнәс Исхаков җитәкчелек иткән еллар - ул районыбызның чын-чынлап чәчәк аткан чоры. Элемтә, көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары, икмәк комбинаты, котельный, бала тудыру комплексы, ит эшкәртү цехы, яшелчә саклагыч, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте объектлары, яңа мәктәпләр, сәнәгать предприятиеләре, торак йортлар төзелде. Мәнәвез һәм Яңа Юл, Актүбәнең Монолит һәм Каенлы бистәләре дә шул елларда күтәрелде. "Көмеш су" фонды район халкын саф чишмә суы белән тәэмин итте. Ике асфальт заводы төзелеп, районның һәр авылына заманча юллар салынды, газ керде.
- Катлаулы икътисади хәлләрдә дә Әнәс Гатуф улы предприятиеләрнең ябылуына юл куймыйча, эш урыннарын саклап калырга тырышты, - ди ул чорларның шаһиты, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.
Олы белән - олы, кече белән - кече
Әнәс Исхаковны районда белмәгән кеше юк. Ул үзе дә һәр азнакайлыны исемләп белә дисәң, һич арттыру булмас. Кайсы гына хуҗалыкка барып чыкмасын, механизаторлар, терлекчеләр белән кул биреп күрешер, исемләп дәшер, хәл-әхвәл сорашыр.
Аңа гозер белән кергән кеше буш вәгъдәләр белән чыкмас. Ничек итсә дә, ярдәм җаен табарга тырышыр хаким.
Хакимият башлыгы халыкны социаль яклауны алгы планда тотты. Район хәйрия фонды оештырылып, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мохтаҗларга миллионнарча сумлык ярдәм күрсәтелде.
Авыл хуҗалыгын - алгы планга
Әнәс Исхаков авыл хуҗалыгын икътисади үстерүне, реформалаштыру шартларында яңа рельсларга кертеп, югары нәтиҗә алуны үз эшчәнлегенең төп кыйбласы итеп куйды. Ул җитәкчелек иткәндә мөгезле эре терлек саны буенча да, ашлыкның тулай җыемы буенча да республикада беренчелекне тотты Азнакай. 1997 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан Татарстанда иң югары уңыш - гектардан 52 центнер җыеп алынды. Ул чактагы ил башыбыз Минтимер Шәймиев әйткәнчә, Азнакайның күмәч пешерә торган җилемчәле бодае белән республика халкын 40 көн буе туендырып торырга мөмкин була.
Җиргә хуҗаларча караш көчәя, фермер хуҗалыклары арта. Авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү өчен урыннарда көнбагыш мае, ак май чыгару цехлары, тегермәннәр төзелә.
Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр...
Азнакай алтын башаклы иген кырлары белән генә түгел, мәгърур Чатыр тавы, җырлый-җырлый челтерәп агучы чишмәләре, шул чишмәләр кебек җырлы-моңлы халкы белән дә данлы. Язмыш җилләре Әнәс Исхаковны юкка гына Азнакай җиренә шытымлы орлык итеп ташламаган. Югары оештыру сәләтенә ия хаким булуы өстенә ул әле йөрәге тулы хисле шагыйрь дә.
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып
Чишмәләр яшиләр чылтырап...
"Чишмәләр көе" дигән әлеге шигыренә Вил Усманов, Ганс Сәйфуллин тарафыннан көйләр язылып, туган ягыбызның гимнына әверелде. Ә беренче әдәби чыныгуны ул "Маяк" газетасы каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсендә ала. Берләшмәнең исемен күренекле язучы Мәхмүт ага Хәсәновка үзе тәкъдим итә. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганда диплом эшен дә Сәйф Сараиның шул исемдәге поэтик әсәре буенча яза. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ике югары белеме өстенә ул социологик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә дә ия.
Әнәс Исхаков - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы. Аның җырларын татар эстрадасының иң якты йолдызлары яратып башкара.
"Язмыш һәм тарих Әнәс Исхаковны Чатыр таулы Азнакай якларына ныклап бәйләп куйды. Хәер, әллә язмыш, әллә Әнәснең үз шигъри җанлы, туган якка тугрылыклы көч-куәте! Борынгы төркиләрнең таулы-далалы бу төбәкләрен дөньяга таныту өчен ул һәм шигъри, һәм хакимият талантын кызганмады," - дип яза танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим.
Җир улын җир-ана олылый
Әйе, бөтен шатлыгы-куанычы, бәхете җирдә аның. Нәсел җебе дә җиргә тоташкан. Әнә шул чын җир улы булуы белән Әнәс Исхаков республика күләмендә абруй казанды. Хөкүмәтебезнең Дуслык ордены, күпсанлы медальләр, Мактау грамоталары, "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.
2005 елда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җирле үзидарәләр белән эшләү идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Казанда эшләсә дә, икенче туган җиренә әверелгән Азнакай белән элемтәсе өзелмәде. Бүген дә ул актив тормыш итә. Быел Әнәс Исхаковны иҗтимагый совет рәисе итеп сайладылар.
- Әнәс Гатуфович иҗтимагый советның эшен җанландырып җибәрде. Без халыкны борчыган сорауларны өйрәнеп, балаларның ял лагерьлары, авылларда кыр эшләренең барышы, аптекаларда даруларның бәяләре һәм тәэмин ителеш белән таныштык. Булган кимчелекләр һавада асылынып калмый, хакимияткә чаралар күрү өчен юллана. Алга таба да халыкка хезмәттә аңа уңышлар телибез, - ди урынбасары Лилия Әхмәдишина.
Үзенең бүген дә районга кирәкле булып яшәвенә шат Әнәс Исхаков.
- Азнакай элекке данын кайтарды, көннән-көн үсә, матурлана. Бу - бүгенге хакимиятнең тырыш хезмәте. Миңа зур ышаныч белдергәне өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллинга зур рәхмәт. Алга таба да эш-гамәлләрем белән файдам тияргә язсын. Гомумән, мин тормышымнан канәгать. Янәшәмдә мине аңлаучы зирәк хатыным, лачындай өч улым, кызларым кебек киленнәрем, балдай татлы оныкларым бар. Язмышыма рәхмәтлемен, - ди ул.
Резеда Шәрипова
Әсгать Сәгытдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев