Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәүрүз гүзәле таҗын Әсәйдән Эльза Йосыпова киде

1 апрельдә шәһәр-район Мәдәният йорты сәхнәсендә берсеннән-берсе матур җиде кыз "Нәүрүз гүзәле-2014" таҗы өчен көрәште. Нәүрүз - күп төрки халыкларның кояш календаре буенча язны һәм яңа елны каршылау бәйрәме. Бу көнне ата-бабаларыбыз яңа елга өметләр баглап, җырлап-биеп, күңел ачып үткәргән, ә иң чибәр, уңган, булдыклы кызга Нәүрүзбикә исеме бирелгән. Изге...

1 апрельдә шәһәр-район Мәдәният йорты сәхнәсендә берсеннән-берсе матур җиде кыз "Нәүрүз гүзәле-2014" таҗы өчен көрәште.


Нәүрүз - күп төрки халыкларның кояш календаре буенча язны һәм яңа елны каршылау бәйрәме. Бу көнне ата-бабаларыбыз яңа елга өметләр баглап, җырлап-биеп, күңел ачып үткәргән, ә иң чибәр, уңган, булдыклы кызга Нәүрүзбикә исеме бирелгән.


Изге гореф-гадәтләргә тугры калып, азнакайлылар бу матур бәйрәмне искиткеч кызыклы тамаша белән үткәрүне традициягә кертте. Быел ул «Тылсым» театр студиясенең «Нәүрүз» турында прологы белән башланды.


- Бүгенге тамашабыз милли матурлык, онытыла барган йолаларыбызны барлау, яшьлек һәм гүзәллек дөньясында әкияти бер вакыйга булып истә калса иде, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйгене ачып һәм конкурсантларга уңышлар теләде.


Безнең яклар үзенең чибәр, эшкә булган, сәнгатькә гашыйк кызлары белән дан тота. Бу көнне дә кызлар сынатмады. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җитәкчелегендәге жюрига гүзәл затлардан иң-иңнәрне сайлап алу бик авыр булгандыр.


Кызлар төрле бәйгеләрдә көч сынашты. "Таныш булыйк" - асыл затларның сәламләвен үз эченә алды. "Нәүрүз күчтәнәче" дигән бәйгедә кызлар алдан пешереп килгән ризыкларны тамашачылар һәм жюрига тәкъдим иттеләр. Аннан җыр-моңда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук заманча кичке күлмәкләре бәяләнде.


"Нәүрүз гүзәле-2014" исеменә Әсәйдән Эльза Йосыпова лаек булды. Ул 8 нче сыйныфта укый. Әсәй мәдәният йортында "Умырзая" һәм Азнакайдагы "Апгрейд" бию түгәрәкләренә йөрергә дә, ату буенча спорт ярышларында катнашырга да вакыт таба. Әле күптән түгел республика ярышында 23 команда арасында җиденче урынны яулап кайткан.


- Бабасы Расих бик оста бии иде. Ә әтисе яклап бабасы Фәниснең тавышы гаҗәеп моңлы. Спорт буенча үземә охшаган, - ди әбисе Зинфира Шәрипова.


"Бар яктан да булдыра", - диләр Эльза кебекләр турында. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, өйдә әнисенең уң кулы, булышчысы.


- Азнакайның иң матур татар кызы исеменә лаек булу зур бәхет ул. Киләчәктә дә якыннарымның ышанычын аклап, тормыш сукмакларында сынатмаска тырышырмын, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты "Нәүрүз гүзәле-2014".


Урсайдан Энже Гарифуллина - "Иң сәләтле", Үчәлледән Гөлчәчәк Кадыйрова - "Иң сылу", Әгерҗедән Альбина Хәбибуллина - "Иң уңган", Күктәкәдән Айсылу Әхмәтгәрәева - "Иң моңлы", Сәпәйдән Рәмилә Латыйпова "Иң сөйкемле" номинацияләрендә бүләкләнделәр.


Бәйгегә килгән җанатарлар арасында да "Иң яхшы биюче" конкурсы уйнатылып, җиңүчегә суперприз тапшырылды.


Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз гүзәле таҗын Әсәйдән Эльза Йосыпова киде