Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Үзебездә җитештерелгән ризык тәмле дә, сыйфатлы да Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь өлкәсе хезмәткәрләре, әлеге тармаклар ветераннары! Сезнең барчагызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Мөһим бу өлкәләрдә ышанычлы һәм тотрыклы эшчәнлек алып барып, сез районның оешма-предприятиеләре, сырхауханә һәм мәгариф учреждениеләренең яшәешен, һәр йортта уңайлыклар, тормыш өчен...

Үзебездә җитештерелгән ризык тәмле дә, сыйфатлы да

Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь өлкәсе хезмәткәрләре, әлеге тармаклар ветераннары!

Сезнең барчагызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Мөһим бу өлкәләрдә ышанычлы һәм тотрыклы эшчәнлек алып барып, сез районның оешма-предприятиеләре, сырхауханә һәм мәгариф учреждениеләренең яшәешен, һәр йортта уңайлыклар, тормыш өчен кирәкле товарлар белән тәэмин итәсез.

Хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсенең динамикалы үсеше салымнар кертеменең артуына, яңа эш урыннары булдыруга, җирле җитештерүчеләребезнең үз товарларын сату базарын тагын да киңәйтүгә мөмкинлекләр ача.

Бүген барлык бу тармаклар да эш сыйфатын яхшырту, җиһазларны модернизацияләү, мәйданнарны реконструкцияләү, заманча технологияләр кертү, товарлар һәм хезмәт күрсәтү ассортиментын киңәйтү өстендә куелган максатларга уңышлы ирешеп киләләр. Моның нигезендә меңнәрчә хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте ята. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, һәркайсыгызның шәхси инициативасы белән торак-коммуналь, сәүдә-эшмәкәрлек өлкәләре елдан-ел үсә, киңәя бара.

Бәйрәмегез белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңа иҗади багланышлар, барлык максатларыгызның тормышка ашуын телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев