Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөнәр мине үзе сайлады.

Авыр сугыш елларын үз күзе белән күргән бердәнбер тере шаһит булып минем кузалдымда - бабам калды. Ул легендар Александр Матросов белән бергә разведчик булып хезмәт итә. Бабам минем өчен тормышта да эштә дә зур үрнәк булды. Ул бар гомер юлын нефть өлкәсенә багышлый. Фронтташлары кебек үк Татарстан нефте чыгаруда, 60...

Авыр сугыш елларын үз күзе белән күргән бердәнбер тере шаһит булып минем кузалдымда - бабам калды. Ул легендар Александр Матросов белән бергә разведчик булып хезмәт итә. Бабам минем өчен тормышта да эштә дә зур үрнәк булды. Ул бар гомер юлын нефть өлкәсенә багышлый. Фронтташлары кебек үк Татарстан нефте чыгаруда, 60 нчы елларда Азнакай нефть әзерләү комплексы төзелүдэ катнаша. Аннан озак еллар щул ук комплекста нефть әзерләү һәм озату цехында житәкче булып эшли.

Миндә бүгенге көндэ нефтяник - бабамнан үрнәк алып янгын сүндерүче һөнәрен сайладым. Районыбызның нефть эшкәртү ысулының тарихына төптәнерәк карасаң, янгын сүндерүчеләр хезмәтенә бик бәйле икәнне тоясың. Беренче нефть калкыган җирне янгыннан саклау төп максат булып тора. Бабамның сөйләвеннэн чыгып, 50 нче елларда нефть объектларында янгын чыгу гадәти хәл, Азнакай төбәген, кырлар, урманнарны кара төтен чолгап ала торган булган. Яшь нефть төбәге күзгә күренеп алга үрмәләсә дә, янгынныр олы кайгы булып калган. Янгыннарга каршы 1959 нчы елда гына чын, үз эшләренең осталары барлыкка килгән. Аларны тик томалга гына чын батырлар димиләр, чөнки алар тиз ара янгынны үзләре чолгап алалар, Шуңа да республиканың нефть үсешендә янгын сүндерүчеләренең өлеше бик зур.

Кара алтынны янгыннан саклаучы беренче кешеләр хакында, шулай ук бабам сойләвеннән чыгып беләм. Аларның күпчелеге сугыш корбаннары һәм янгын алдында да, авыр сугышта көрәшкән кебек үк батырлыкларын күрсәткәннәр. Мисал итеп көчле напорлы нефть проводы шартлавын гына алыйк. Кинәт күккә күтәрелгән газ тирә юньне берничә секунд эчендә янып тоорган нефть күленә әверелдерә. Янгын сүндерүчеләргә берничә сәгать кирәк була. Арада яраланучылар булса да, янгынга бирешүче булмый, соңгы минутка кадәр янгын белән көрәшеп, җиңу яулап тыныч күңел белән таралышалар.

Иң истә калганы Бөек ватан сугышында катнашкан 24 нче янгын сүндерү бүлегендә инструктор вазыйфасын башкарып, нефть әзерләү һәм озату цехын тикшерүче Рәшид Измайлов хакында сөйләве. Элекеге чорда янгын булдырмас өчен кирәкле технологияләр, җайланмалар бик булмаган. КПСС район комитетына Рәшид Измайлов өстеннән гариза килгән, анда Измайловның үз эшенә салкын каравы хакында язылган була. Катгый рәвештә төрле тикшерүләр алып барыла Бу тикшерүләр барышында барысы да уңай якка ачыклана. Рәшид Измайловның үз эшен төгәл һәм максатчан эшләве, үз кул астында эшләүче башка хезмәттәшләрен хөрмәт итүе, аларның гомерен куркыныч астына куймау, аның өчен иң беренче чиратта була.

Менә шундый ачык мисаллар, янгын сүндерүчеләр эшенә карата булган хөрмәт, мине дә битараф калдырмады. Шуңа да мин хәзерге көнгә кадәр 18 ел янгын сүндерү бүлегендә "Азнакайнефть" объектларын саклау дәверендә, бабам истәлекләрен истә тотып, безгә кадәр хезмәт иткән фронтовик янгын сүндерүчеләрдән үрнәк алып, безнен байлыгыбыз "кара калтынны" янгыннан саклауда, яклауда зур ышаныч, алга куйган максатларга үрелергә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һөнәр мине үзе сайлады.