Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җүнле бала төн уртасына кадәр йөрми

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышында нинди генә язмышлар, хәлләр каралмый. Чәчләр үрә торырлыклары арасында беренче карашка бик гади һәм гөнаһсыз кебек тоелганнары да бар. Без кечкенә шәһәрдә яшибез, шуңа күрә юлларда машина шаукымы алай ук зур түгел. Әмма балә - аяк асында дип юкка әйтмәгәннәр. Кайчагында ашыгабыз, уйга бирелеп...

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышында нинди генә язмышлар, хәлләр каралмый. Чәчләр үрә торырлыклары арасында беренче карашка бик гади һәм гөнаһсыз кебек тоелганнары да бар.

Без кечкенә шәһәрдә яшибез, шуңа күрә юлларда машина шаукымы алай ук зур түгел. Әмма балә - аяк асында дип юкка әйтмәгәннәр. Кайчагында ашыгабыз, уйга бирелеп китәбез, юлны аркылы чыкканда як-яка карарга онытабыз. Бигрәк тә балалар ашыгыч. Дәрестән соң спорт секциясенә, сәнгать мәктәбенә йөгерергә кирәк. Ирек тә (исемнәр үзгәртелде) нәкъ шулай ашыккан һәм "ашка пешә язган". Ярый әле машинага бәрелгәннән соң исән-имин калган! Монда шоферның гаебе юк, бала урамны җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннан чыкмаган. Юл йөрү кагыйдәсен үтәмәү аркасында машина хуҗасына, үзенә, әти-әнисенә күпме мәшәкать тудырган.

Закон буенча балигъ булмаганнарга төнге уннан соң зурлардан башка урамда йөрү тыела. Әмма кайберәүләр бу законны колагына да элми. Бигрәк тә авыл җирендә. "Төн уртасында авылда нинди полиция тикшерсен инде!" - дип уйлаучылар бик ялгыша. Тикшерәләр һәм тәртип бозучыларны гел ачыклап торалар. Һәр комиссия утырышында берничә шундый очрак карала. Очракны очраклылык кына дип акланучылар да бар. Әмма арада инде исем-фамилияләре яхшы танышлары да җитәрлек. Андыйлар, әлбәттә: "Дустымда компьютер уйнап утырган идек, вакытны онытканбыз", - дип акланып та тормый. Мондый "төн убырлары" шикле компанияләрдә спиртлы эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа кора.

Сәрхүш, наркоман, бандит булып тумыйлар, менә шундый очраклыклар, ялгышлар адәм баласын начар юлга этәрә. Яхшылык белән яманлык арасы исә - бер адым. Башында җил уйнаган яшь буын өчен, иң беренче чиратта, ата-ана җаваплы. Балаларны гел күзәтеп торырга эш тә күптер, вакыт та җитеп бетмидер, арыгач, үлеп йоклап та кителәдер. Әмма башка төннәрең дә тыныч булсын дисәң, бүгенге төндә балаңның кайдалагын кайгырту мәслихәт.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җүнле бала төн уртасына кадәр йөрми