Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нинди һөнәр сайларга?

Белгеч киңәш итә Тормышта үз юлыңны, үз һөнәреңне табу бик җитди мәсьәлә, ялгышлык ясау кыйммәткә төшәргә мөмкин. Күңеленә ятмаган һөнәр сайлаган кешенең укуы да, эше дә шул чама гына, ул бернинди рәхәтлек китерми. Бу нәүбәттән практик-психолог Людмила Абрамованың киңәшләре сезгә бик тә ярап куяр. -Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы кем булачагын,...

Белгеч киңәш итә

Тормышта үз юлыңны, үз һөнәреңне табу бик җитди мәсьәлә, ялгышлык ясау кыйммәткә төшәргә мөмкин. Күңеленә ятмаган һөнәр сайлаган кешенең укуы да, эше дә шул чама гына, ул бернинди рәхәтлек китерми. Бу нәүбәттән практик-психолог Людмила Абрамованың киңәшләре сезгә бик тә ярап куяр.

-Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы кем булачагын, нинди һөнәр сайлаячагын үзе өчен алдан ук билгеләгән булса, бу бик яхшы. Кызганычка каршы, андыйлар сирәк шул. Унберенчеләрнең күбесе уку йортларын башкаларга ияреп яки әти-әни киңәше белән, я булмаса җыелган баллар мөмкинлегеннән чыгып сайлый. Андыйларга нәрсә киңәш итәргә соң?

-Әгәр профориентация алып барылмаган, мәктәптә дә андый программа булмаган, тестлар да ярдәм итмәгән икән, "ни булса -шул", дип очраклы сайланган уку йортына барырга ашыкмаска, бер-ике ел көтеп, ныклап уйларга, булдыра алганны табарга кирәк. Америкада бу гадәти күренеш. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, балалар башта волонтерлар булып эшли, коллективта аралашу тәҗрибәсе туплый, эш бирүченең рекомендациясен ала. Бер үк вакытта, үзлегеннән укыйлар, кызыксыналар, университетлар тәкъдимен өйрәнәләр, физик һәм рухи үсәләр. Берникадәр вакыттан соң белем алу теләге белән яна башлыйлар. Менә шул чагында инде кеше үзенә хас, теләгенә һәм мөмкинлекләренә туры килгән дөрес һөнәрне сайлый.

-Чыгарылыш сыйныф укучысы үзенә ошаган һөнәр алырга тели. Әмма моның өчен янә бер авыр имтихан бирергә кирәк. Ә инде бирелгән имтиханнар белән ул үзе теләмәгән һөнәр буенча укырга керә ала. Бу очракта ул кайсы юлны сайласын?

-Әгәр ул үзе хыялланган уку йортына барырга тели икән, өстәмә имтихан бирүдән курыкмаска тиеш. Аны тапшыру өчен ул бар тырышлыгын куячак. Ә инде аны әйбәт тапшырачагына икеләнә икән, сүз дә юк, кулдагы чыпчык яхшырак.

Монда төпле киңәш бирүе кыен. Бары тик шуны гына әйтәсе килә - хыялыгызның тормышка ашачагына ышаныгыз, моның өчен барсын да эшләгез! Тормыш тудырган кыенлык-киртәләрне җиңәргә үзегездә көч, үҗәтлек тапмыйсыз икән, киңәшнең файдасы да юк.

-Әти-әни баласына үзләре теләгән һөнәрне алдырасы килә, вузга имтихан тапшыруны җиңеләйтү өчен нинди генә юллар эзләми. Шулай да үз юлың белән барыргамы, әллә инде аларның сүзеннән чыкмаскамы?

-Үз язмышың өчен җаваплылык хисе нәкъ менә 17-18 яшьләрдә туа. Әмма бу чорда әти-әнигә бәйлелек (территориаль, финанс, психологик) була әле. Күпләр язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алудан курка, әти-әни таләбеннән чыга алмый.

Әти-әниләр, үзләре дә аңламыйча, еш кына балалары язмышы, иреген үз кулына ала. Алар, тәҗрибәләреннән чыгып, ничек яшәргә кирәклеген беләбез дип саныйлар. Әмма шактый гомер яшәсәләр дә, бу аларның үз дөньялары, бер генә кеше дөньясы икәнен шәйләмиләр. Тар караштан тормышны күреп, аңлап бетереп булмый. Шуңа да, миңа калса, һәркем үз юлын үзе сайларга, табарга тиеш. Бу ата-ананы санламау дигән сүз түгел, аларга барсы өчен дә рәхмәтле булуыгызны әйтегез һәм сезнең дә аларның яшьлегендәге кебек хаталарга, эзләнүгә хокуклы булуыгызны аңлатыгыз.

Гомумән, аңлы, яхшы әти-әни баласының язмышын ясаучы түгел, ә таянычы, фикердәше булырга тиеш. Билгеле, алар өчен бу авыр, әмма баласына алар үзенә сайлау мөмкинлеге бирергә бурычлы.

-Профориентация буенча тест үткәрүгә Сез ничек карыйсыз, аның ярдәме тияме?

-Минем күп тапкырлар тест алу үткәргәнем бар, әмма шуны әйтәм: аларның иң җитди саналганы да ялгышырга мөмкин. Ә бит сорауларга җавап биргәндә кеше бер төрле халәттә булырга, ә инде халәтенә бәйле рәвештә җаваплар да үзгәрергә мөмкин.

Әлбәттә, эшчәнлекнең юнәлешен билгеләргә була - кешеләр белән аралашу ошыймы, әллә инде техникага хирыслык бармы, саннар дөньясына чуму кызыгракмы, ә бәлки оештыру эшенә һәвәслек бардыр... Тик менә үз өстеңдә эшләү, үзеңне шәхес итеп тану, мөстәкыйльлек һәрчак иң мөһиме булып кала.

Тестны үзегезгә үзегез үткәрегез. Бик нык табиб булырга телисезме? Мин сезгә иң баштан сырхауханәгә барып, чират торырга, авырулар, табиблар, шәфкать туташлары белән аралашырга киңәш итәр идем. Шул чагында сез авыруны дәвалаудан тыш әллә никадәр кәгазь эше барлыгын, өйләргә дә йөрергә кирәклеген белерсез. Һәр һөнәрнең күзгә ташланмаган әллә никадәр үзенчәлек, ваклыклары бар. Әгәр инде боларның барсын да күргән-белгәннән соң да сездә табиб булу теләге сүнмәгән икән, димәк, сез сайлаган юл дөрес.

Ахырда биш "юк"

1.Үзгәрешләрдән курыкмагыз! Һәр ел саен яңа төр һөнәрләр туып, артып тора. Хезмәт базары тиз үзгәрүчән. Гомер буе укырга, өйрәнергә әзер булыгыз - арадашчы һөнәрләр сайларга, квалификация күтәрергә һ.б. Булганы өстенә яңа һөнәр алу сезне алыштыргысыз, бик кирәкле белгеч итәр. Сез алган теләсә нинди һөнәр тормыш тудырган төрле хәлләрдә бик тә ярап куяр.

2. Абруйлы белгечлек турында гына уйламагыз. Аңа үзегезнең шәхестән, мәнфәгатьләрдән, булдыклылыктан чыгып карарга кирәк. "Модалы" һөнәр алып та, ул гомерегез буена күңелегезгә ятмаган булып калырга мөмкин.

3. Һөнәрнең тышкы чагылышына гына карамагыз. Сәхнә образы артында актердан һәркөн таләп ителгән авыр хезмәт ята. Сайлаган һөнәрегез турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышыгыз, үзенчәлек-нечкәлекләре хакында аны башкаручылардан сорашыгыз.

4. Сәламәтлегегезгә зыян китерә торган һөнәрне сайламагыз. Еш кына яшьләр үзләренең физик мөмкинлекләренең һөнәр таләпләренә туры килү-килмәвен уйлап тормый. Ә бит яшь организмга җитди зыян китерергә дә була.

5. Карарлар кабул итүдән курыкмагыз. Сез хаталарга да, эзләнүгә дә хокуклы. Һөнәр сайлауда катып калган инструкцияләргә таянмагыз, иҗади якын килегез. Үз планыгыз булсын. Барсын да чиратлап үтегез: белем бирү өлкәсендәге тәкъдимнәрне, хезмәт базарындагы хаҗәтлекне анализлагыз, сәләтегезне, мавыгуыгызны, белемегезне чамалагыз һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев