Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләр һәм бәбиләргә – өй шартлары

Уч төбенә сыярдай кечкенә булып, әмма бар аһәңне яңгыратырдай көч белән аваз салып, дөньяга бала туа. Ак халатлы шәфкать иясе аны сак кына кулына алып, җаннан җан иңдергән анага күрсәтә... Фанилыкның иң бәхетле мизгелләре менә шушы була торгандыр. Без бүген фәрештәләр гүя үзләре канат каккан изге урын - район үзәк...

Уч төбенә сыярдай кечкенә булып, әмма бар аһәңне яңгыратырдай көч белән аваз салып, дөньяга бала туа. Ак халатлы шәфкать иясе аны сак кына кулына алып, җаннан җан иңдергән анага күрсәтә... Фанилыкның иң бәхетле мизгелләре менә шушы була торгандыр. Без бүген фәрештәләр гүя үзләре канат каккан изге урын - район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру йортында.
2009 елда капиталь ремонт үткән, аннан соң һәр елны биредәге персоналның үз көче белән ел да косметик ремонт ясалып, бөртекләп җыештырылып торган бу бина, һәрвакыттагыча чиста, якты, күңелне иркәләгән нурга күмелгән. Районда бала тудыру йорты ачылганнан бирле биредә кадрлар алмашынуы юк диярлек, хезмәткәрләрен бары тик лаеклы ялга гына озата ул. Бөтен барлыгын, белемен, тәҗрибәсен шушы бүлеккә биргән Рушания Хәертдинова җитәкчелегендәге 36 кешелек коллектив бер йодрыкка тупланып, бер гаиләдәй яши. 40 ел акушер вазифасын башкарган Гөлфия Гумирова, Дамира Мәрданшина, өлкән акушер люция Җамалетдинова, яңа туган сабыйлар яткан палата шәфкать туташы Гашүрә Солтанова, эш стажлары 30 елдан арткан Светлана Филиппова, Ләлә Сәлимова, Миңнур Гарипова, Альбина Хәсәншина яшьләр белән бик теләп тәҗрибәләрен уртаклашучы, хөрмәт яулаган остазлар. Авыруларны караучы кече шәфкать ияләре Юлия Кәримова, лилия Мөбәракшина, Флера Җиһангирова да махсус курслар үткән, белемле хезмәткәрләр. Бала тудыру йортында ел башыннан 282 сабый дөньяга аваз салган. -Быел бездә малайлар күбрәк туа, - ди люция Җамалетдинова. - Барсы да тупылдап тора, сәламәт үссеннәр генә. Бүгенге көнгә иң яшь әни 17 яшьлек, ә иң өлкәненә - 43. Әниләр һәм бәбиләргә барлык заманча шартлар белән бергә өйдәгечә рәхәт тә булсын өчен, йортыбызга менә шулай генераль җыештыру үткәреп, ел да яңа төсмер бирергә тырышабыз. Бинада агымдагы ремонт төгәлләнүгә бара. 22 июньдә ул ишекләрен янә киң итеп ачар.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр һәм бәбиләргә – өй шартлары