Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ничек кредит алырга һәм капкынга эләкмәскә?

Уңайсыз хәлдә калудан игътибарлылык һәм сакчыллык ярдәм итә. Төрле сәбәпләр аркасында күп кенә кешеләр кыйммәтле әйберләр сатып ала алмыйлар, шуңа да сәүдә предприятиеләре һәм банклар аша аларны кредитка алырга мәҗбүр булалар. Шул ук вакытта кредиторларга бик тиз ышаналар, еш кына алар тәкъдим иткән документларга укып та тормастан имза куялар. Ләкин...

Уңайсыз хәлдә калудан игътибарлылык һәм сакчыллык ярдәм итә.

Төрле сәбәпләр аркасында күп кенә кешеләр кыйммәтле әйберләр сатып ала алмыйлар, шуңа да сәүдә предприятиеләре һәм банклар аша аларны кредитка алырга мәҗбүр булалар. Шул ук вакытта кредиторларга бик тиз ышаналар, еш кына алар тәкъдим иткән документларга укып та тормастан имза куялар. Ләкин уйламыйча, ашыгып имза куюның бик кыйммәткә төшүе ихтимал.

Безнең укучыбыз А. уңайлы шартларда кредит алырга тәкъдим ясаган бер Мәскәү банкыннан хат ала. Моның өчен почта аша җибәрелгән анкетаны тутырырга һәм паспорт күчерелмәсе белән банкка җибәрергә генә кирәк була.

Килеп туган матди авырлыклар аны кредит алырга мәҗбүр итә. Ләкин көткән акчаны гына ала алмый. Аның каравы өч меңләп акчасын чыгарып салырга туры килә. Чөнки картаны активацияләү моментыннан банк процентлар ала башлаган икән. Картага хезмәт күрсәткән өчен счеттан - 900 сум, тормыш иминияте өчен - 500 сум, банк җибәргән һәрбер sms-хәбәр өчен - 39 сум, кредит картасын рәсмиләштерү һәм почта хезмәтләре өчен - 1500 сум. Ә банк җибәргән документларда бу турыда бер нәрсә дә хәбәр ителмәгән була.

Кешеләр еш кына "Акча. Бик тиз", "Җаваплылыкны үз өстенә алучылардан (поручитель) һәм керемнәр турында белешмәләрдән башка ярты сәгать эчендә кредит рәсмиләштерәбез" кебек белдерүләргә дә алданалар. Экспертлар шуны раслый: мондый очракларда "рәсмиләштерелгән" кредитлар өчен керем акчалары сәүдә үзәге хуҗасы һәм кредит рәсмиләштерүче арасында бүленә. Шул ук вакытта кредит рәсмиләштергән өчен гражданиннан 70 процентка кадәр комиссия җыемы алына. Зур шәһәр сәүдә үзәкләре нәкъ менә шулай эшли дә.

Шунысын да истән чыгармаска кирәк, банк таләпләрен санламаган очракта, кредит рәсмиләштерүче штраф түләтеп кенә калмыйча, суд аша мәҗбүри акча таләп итәргә, бурычлының милкен алырга, аерым очракларда "мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше дә ачарга мөмкин.

Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне саклагыз:

- ышанычлы, тикшерелгән хезмәт күрсәтү объектлары һәм сәүдә үзәкләренә генә мөрәҗәгать итегез;

- кредит рәсмиләштергәндә имза куяр өчен бирелгән документларны җентекләп укыгыз, аңлашылмаган нәрсәләр турында сорарга читенсенмәгез;

- кредит процентларының күләменә игътибар итегез

- барысы да документаль рәсмиләштерелгән булырга тиеш;

- әгәр дә кредитны рәсмиләштергәннән соң сезнең аннан ваз кичәсегез килә икән, язмача ике данәдә кире кагу турындагы гариза (аны рәсмиләштерү өчен җаваплы кешенең имзасы булсын) бирергә кирәк. Соңрак кредит рәсмиләштергән сәүдә предприятиесе хуҗасының кредитлаштыру килешүен өзү турындагы гариза белән банк-кредиторга мөрәҗәгать иткәнме, юкмы икәнлеген кабат тикшерү бер дә зыян итмәс. Шунысын да онытмагыз: тиешле кредит документларын рәсмиләштерү турындагы килешүнең һәм түләүләр графигының бер данәсен сезгә бирергә тиешләр.

Әгәр дә сез кредит картасыннан файдаланырга телисез икән, башта барлык шартларны да ачыклагыз: картадан файдалануда нинди процентлар каралган (активлаштыру, акча алу), мәҗбүри түләүләрнең күләме һәм аларны кертү вакыты. Банкның мәҗбүриләп кредит карталарын тагуы, зур процентлар өмет итүе турында сөйли.

Исегездә тотыгыз, теркәлгән документларда банк өчен әһәмиятле шартлар еш кына калын хәрефләр белән языла яки астына сызыла, ә клиент өчен әһәмиятлеләре, киресенчә, вак хәрефләр белән языла (гадәттә беркем дә күз салмастай урында) яки бөтенләй дә күрсәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев