Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни рәвешле азнакайлылар бөртеклеләр уңышы буенча республикада лидер булды

Фидакарь хезмәт, йокысыз төннәр, фәнни казанышлар, уңай практик алымнарны тирәнтен өйрәнеп, нәтиҗәле куллану, оештыру эшләре ... һәммәсен үз эченә ала ул. Иген уңышы өчен киеренке көрәш барды, истәлекле мизгелләр район тарихына гына түгел, көн-төн тир түккән игенчеләребез күңеленә дә уелып калды. Беренче орлыклар салынды Язгы чәчү эшенә алдан ук ныклы...

Фидакарь хезмәт, йокысыз төннәр, фәнни казанышлар, уңай практик алымнарны тирәнтен өйрәнеп, нәтиҗәле куллану, оештыру эшләре ... һәммәсен үз эченә ала ул. Иген уңышы өчен киеренке көрәш барды, истәлекле мизгелләр район тарихына гына түгел, көн-төн тир түккән игенчеләребез күңеленә дә уелып калды.

Беренче орлыклар салынды

Язгы чәчү эшенә алдан ук ныклы хәзерлек барды. Район, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалыкларга беркетелгән җитәкчеләр һәм аксакаллар катнашында киңәшмәләр уздырдылар. Алар тагын бер кат чәчүгә хәзерлек чараларын барладылар, басулар белән танышып йөрделәр, фикер алыштылар.

- Чәчүне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен бар шартлар да тудырылган, калганы үзебездән тора, - дип, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин игенчеләрне кадерле минутларны әрәм итмичә, аны оешкан төстә башкарып чыгарга өндәде.

20 апрель көнне, районыбыз хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшенә кереште. Ул борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, бар шартын туры китереп башкарылды.

Басуга кузгалганчы, авыл картлары, хәзрәтләр изге теләкләрен теләп дога кылдылар. Җир куенына иң беренче орлыкларны да авыл аксакаллары салды. Ипекәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, күпереп җитешкән җир куенына йомырка тәгәрәттеләр. Үсентеләрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмаска, минутын да әрәм итмичә эшкә керешергә кирәк иде игенчегә.

Иртәнге сәгать белән, иң беренчеләрдән булып, "Азнакай" АФ" ның Сукаеш бүлекчәсе хезмәтчәннәре кузгалды.

Бераздан районыбызның алдынгы, үрнәк хуҗалыклары: "Кәримов" КФХ, "Марс", "Туйкә" ҖЧҖләре, "Тукай"лылар старт алды.

Басулар - яшел келәм

Сабантуй алдыннан басуларыбыз ямь-яшел төскә керде. Ул көннәрдә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, аның урынбасары Фәнис Шәрәфиев, идарәнең бүлек начальнигы Илназ Хәмитов, "Россельхозүзәк" филиалы җитәкчесе Фоат Гаделшин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды. Комиссия әгъзалары чәчүлекләр торышыннан канәгать калдылар.

Бигрәк тә көзге культураларның торышы бик яхшы иде. Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде. Кабул итү барышында чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, багана төпләренең чабылуы, буялуы, басу кырларын махсус сөреп чыгу, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына аерым игътибар бирелде.

"Азнакай" АФ", "Союз-Агро", "Марс" ҖЧҖ, "Кәримов" КФХ, "Туйкә" ҖЧҖ, "Таллы Бүләк" АХҖК, "Тукай ис.", "Корбанов" КФХның ("Радонь" арышы) басуларына сокланмый мөмкин түгел иде. Җиңүчеләргә Сабан туенда бүләкләр тапшырылды. Мөстәкыйль хуҗалыклар арасында беренче урынга чыккан Фәнүс Кәримовка, инвесторлар арасында "Азнакай" АФ" ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Мөслимовка, озак еллар дәвамында "Марс" хуҗалыгын җитәкләгән Хәбиб Баяновка "ВАЗ" автомобильләре тапшырылды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ни рәвешле азнакайлылар бөртеклеләр уңышы буенча республикада лидер булды