Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәфис Әхмәт: "Тормыш юлымда гаҗәеп бай тарихлы, кызыклы язмышлы кешеләр белән еш очраштым"

Әхмәтов Нәфис Галимҗан улы (Нәфис Әхмәт) 1956 елның 17 гыйнварында Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1971 елда авылда сигезьеллык, 1973 елда Азнакайның беренче урта мәктәбен тәмамлый. 1973 - 78 елларда Алабуга мәдәният-агарту училищесының режиссура факультетында укып, драма театры коллективы режиссеры дипломы, соңрак Казан дәүләт университетын тәмамлап, журналист дипломы ала....

Әхмәтов Нәфис Галимҗан улы (Нәфис Әхмәт) 1956 елның 17 гыйнварында Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1971 елда авылда сигезьеллык, 1973 елда Азнакайның беренче урта мәктәбен тәмамлый. 1973 - 78 елларда Алабуга мәдәният-агарту училищесының режиссура факультетында укып, драма театры коллективы режиссеры дипломы, соңрак Казан дәүләт университетын тәмамлап, журналист дипломы ала. 1974 - 76 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Армиядән кайткач, 1976 елны, Карамалы авылы клубы директоры булып эшләп ала. Укуын тәмамлаганнан соң, 1978 - 79 елларда Кәкре Елга авылында мәдәният йорты директоры, 1979 - 82 елларда Азнакай Техника йортында бүлек мөдире, 1982 - 97 елларда нефтьчеләрнең Мәдәният һәм техника йорты директоры вазифаларын башкара. Ул елларда нефтьчеләрнең Мәдәният йорты сәнгать осталарының казанышлары районда гына түгел, республика һәм аннан читтә дә яңгырап, югары биеклекләргә күтәрелә.
1997 елдан Нәфис Әхмәтов "Азнакайнефть" идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә җитәкчесе - әйдәр инженер. 2001 елдан Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. «Татнефть» ААҖ тарафыннан оештырылган фотосурәт һәм хикәя, шигырь кебек иҗади конкурсларда катнашып призлы урыннар яулап килә, "Татнефть" дипломнары һәм бүләкләренә, 1985 елда "Бөтенсоюз үзешчән сәнгать смотры лауреаты" исеменә ия була. 2005 елда "Бердәмлек, теләктәшлек, дөреслек" медале белән бүләкләнә. 2015 елда "Маяк" газетасының 85 еллыгы уңаеннан аңа берлекнең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мәктәптә укыганда ук район газетасында Нәфиснең беренче мәкаләләре күренә башлый. Иҗади әсәрләре, шигырьләре "Идел", "Азат хатын", "Чаян" журналларында, "Шәһри Казан", "Татарстан яшьләре", "Социалистик Татарстан" ("Ватаным Татарстан"), "Мәдәни җомга" һәм башка басмаларда дөнья күреп килә. "Татнефть" ААҖ нәшер иткән "Хәзинә", "Нефтяные вести" белән тыгыз элемтәдә яши. Азнакай телерадиокомпаниясенең "Күршеләр" әдәби-драматик программасы бер пәрдәлек драма әсәрләрен сәхнәләштереп, экраннар аша халыкка җиткерде.
Баштарак Нәфис Әхмәт шигырьләрен, юмор һәм сатира жанрындагы язмаларын матбугат битләрендә Әхнәф, Галим псевдонимнары белән бастырып килде. Шигырьләрендә һәм хикәя-сурәтнамәләрендә, юмор, сатира жанрындагы язмаларында тормыштагы гыйбрәтле хәлләр, могҗизалы вакыйгалар, эчке кичерешләр, шаярулар урын ала.
Нәфис Әхмәтнең һәр нәрсәгә, вакыйгага үз карашы, үз фикере бар. Әнә шуларны тыңлап алыр өчен без аны редакциягә кунакка чакырдык.
- Нәфис - үзе үк чисталык, сафлык дигән мәгънәне аңлата, шигырьләрне, әлбәттә шундый исемле кеше язарга тиеш тә!
-Шигырьгә килгәндә... яза башлавыма егет чагында Алабуга мәдәният-агарту училищесында укыганда, үземнең мәхәббәтне сүз белән аңлата алмый изалану сәбәпче булды. Күз төшкән кыз белән кичләрен шәһәр буйлап урамда йөреп кайтып, тулай торак бүлмәсе ишегеннән кертеп җибәргәч, кайтып, "кайнар" хисләремне шигырь юлларына сала идем. Кая аларны гәҗиткә бастыру, кыюсыз идем... Хәзер дә кыенсынам әле. "Гөлстан" берләшмәсенә шигырьләремне бирү минем өчен авыр бер эш. Кайчак, кыенсынып, кире алып та китәм. Аннан, кайбер кешеләр кебек, мин шигырьләрне "утырдым да яздым" түгел. Бер утыруда берничә шигырь яздым, дигән кешегә сәерсенебрәк карыйм. Бәлки мин дөрес уйламыймдыр. Ритмга салып, куплетка тутырган бар язма да шигырь булмый кебек. Шигырьне йөрәк аша үткәрү кирәк минем өчен. Уйда бөреләнсен өчен, баш очында күк капусы ачылу, аннан төшкән аһәңнең күңелдән хис булып ташып чыгуы кирәк. Бу халәт нык шатланганда яки авыр кайгы килгәндә үзен аеруча сиздерә. Хәзер дә мин шигырьләрне үзем өчен язам. Алар эчке дөньям серләре һәм аларны икенче "мин" гә сөйлим кебек, бары шул гына...
- Сине мин студент чаклардан ук үз милләтеңә, телеңә, мәдәнияткә тугры кеше буларак беләм.
-Әнием Мәликә - сугыш чорының үсмер баласы, берничә ел дәвамында Ярыслауга торф чыгарырга барган. Анда күргәннәрен еш кына безгә дә сөйләштерә иде. Әле илдә ул чакта Бөек Ватан сугышы бара бит, Ярыслау бомбалардан дер селкенеп торган. Яшь татар кызларының шунда татар булганнары өчен генә дә мыскыллануын, үземнең армиядә татар баласы булганым өчен "чурка"га әйләнүем эзсез калмагандыр. Автобусларда, урамда үз ана телеңдә сөйләшә алмый йөр әле. Хәзер дә милли мәктәпләрдә төп фәннәрне укыту программаларын үзгәртү турында сүзләр, бәхәсләр бара. Монда да үз сүзебезне әйтү, фикерне белдерү кирәк. Туксанынчы елларда, милли аңның уяна башлавы чорында, милләтемә үземнән аз булса да өлеш керсен дип тырышып, Азнакайда Татар иҗтимагый үзәк (ТОЦ) бүлекчәсе төзү эшендә башлап йөрергә һәм аны иң элек җитәкләргә туры килде. Ул чорда Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин һәм башка бик күп республикакүләм танылган татар җанлы кешеләр белән кулга-кул тотынып эшләдек һәм бу гамәлем белән горурланам. Эшләгән урыным Мәдәният йортында, ихтыяри, бушлай татарчага өйрәнү дәресләре оештырып, рус һәм башка милләт кешеләренә берничә ел татарча да өйрәтеп азапландым әле. 15-20ләп кеше йөрде. Хәзер дә, кайберләре белән очрашканда, елмаешып, татарча исәнләшәбез. Ул чордагы суверинетет таләп итеп язган "Маяк", "Социалистик Татарстан", "Шәһри Казан" газеталарындагы мәкаләләремә тарыйм да, эсселе-суыклы булып китәм. Мөхәррирләр дә нинди кыю булган! Аннан, минем сөягемә кадәр татарлыгым сеңгән. Урта белемне дә, Алабуга мәдәният-агару училищесын да, Казан Дәүләт университетын да татарча укып тәмамладым. Аңа карап, урысча укыганнардан бер ягым да китек түгел.
- Гомереңне өр-яңадан башларга туры килсә, шушы ук юлны сайлар идеңме?
-Хәзерге мәшәкатьле дөньяда яңадан башлыйсы килми. Балачак, мәктәп, университет елларын, авыл мәдәният йортында, нефтьчеләр Техника йортында эшләгән чорларны, "Азнакайнефть"тә эшли башлаган вакытларны хәзерге яссылыкка куеп карыйм да, үткәннәрем күңеллерәк тә, яктырак та, шаулырак та, сафрак та кебек.
-Син «Маяк»сыз, «Маяк» синсез яши алмый. Газета белән бәйле иң кызыклы вакыйганы сөйләп кит әле?
-Чынлап та «Маяк» коллективы, андагы хезмәткәрләр, минем өчен көнкүрештә иң якын туганнар кебек, чарасызлыкта - киңәшчеләр, авырлык килгәндә - таяныр кешеләр. Менә ничә дистә ел инде шулай. Коллектив алышына тора, ә кешелеклелек, караш, хезмәттәшлек - үзгәрешсез кала, бер могҗиза кебек. Әле яшь егет чакта, Әхәт ага Мөхәммәтшин редактор булып эшләгәндә, әдәбият-сәнгать бүлеге җитәкчесе Фәһим Шәймәрданов, сәнәгать бүлеге җитәкчесе Ибраһим ага Вәлиев, җаваплы сәркәтип, гаҗәеп грамоталы, ике телне дә тигез белгән Мөгамбәр Шәрифуллин, авыл-хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Әсгать Сәгытдинов кебек корифей журналистлар эшләгән вакытта, редакция ишеген ачу белән, иң элек сине урамга ук ишетелгән басу машиналары тавышы астында тыз-быз йөргән типография кызлары каршы алыр иде. Исәнләшүдән соң ук беренче сораулары: «Ни алып килдең?». Алар барысы да шаяннар, көр күңеллеләр, яхшы атмосфера, җиңел аура торыр иде типографиядә. Авызыңны ачып торсаң, берәрсе нинди дә булса йомры сүз әйтеп, колак очың кызарганчы оялтырга да күп сорамас. Хәзер дә сагынып искә төшерәм ул коллективны, яңа басылган гәҗит исе килеп торган бүлмәне. Вакыйга дигәннән, шулай берчакны, икенче катка менеп басу белән, Әсгать Сәгытдинов башын тыгып кына Фәһим бүлмәсенә чакырып алды. Әсгатьне ни өчендер мин балалар язучысы Абдулла Алишка ошата идем. Ул башын кырынрак салып, күзен йома төшеп, бармакларын йомарлап, учын өскә каратып, кулын кинәт әңгәмәдәшенә ыргытып сөйләргә ярата иде. «Син ишеттеңме соң әле, - ди бу миңа, кулын миңа ыргытып, үзе Фәһимгә карап ала, аның да ымлап җөпләвен көтә. - Әнә, Ибраһим ага Вәлиевнең «Аккошлар күлгә кайткач» (шулай истә калган) исемле повесте чыккан, башкалар инде укыган да, Фәһим күргән. Син сорасаң, сиңа «отказать» итәлми ул, бар, сора әле, безнең дә күрәсе килә". Минем матбугатта яңа чыккан китапларны укып барырга тырышкан чак. Үземә дә кызык булып китте, кереп киттем янына. Ул өстәл артында гаҗәп бирелеп эшләп утыра. Мин кергәнгә игътибар итү юк, башын күтәрми нидер тикшерәме, язамы, тәмәке төтененә эшләпә элмәле. Шулай-шулай мәйтәм, котлыйм сезне, минем дә бик күрәсе килә иде, укып торырга бирә алмассызмы? Ибраһим ага күзлеге астыннан сөзеп усал итеп кенә карады да: «Син нәрсә, малай актыгы, үз акылыңдамы?…» Калган сүзләрен тыңлап тору файдасыз иде. Мин арт белән генә ишекне этеп ачтым да, «такылган» кеше кыяфәтендә тегеләр янына кердем. Алар тыңлап торган икән, эчләрен тотып көләләр. Шунда гына моның шаярту булуын аңладым. Искә төшкән саен елмаеп куям. Фәһим дә, Ибраһим ага да күптән бакыйлыкка күчтеләр инде. Ә Әсгать Сәгытдинов белән булган кызыклы вакыйгалар турында аерым бер сөйләрмен әле, күп алар...
- Журналист һөнәрен сайлап, гомерең буе аңа тугры калдың. Киләчәктә берәр җитдирәк әсәргә тотынырга җыенмыйсыңмы?
-Алда вакыт тора-бара күбәер кебек. Моннан берничә ел элек инде шактый күләмле автобиографик әдәби әсәр яза башлаган идем. Шактый гына язылды да. Аны тәмамларга вакыт җитми. Халык әйтмешли, "чалгы ташка тарыды". Аны тәмамларга исәп. Аннан килеп, шушы гомер эчендә төрле гәҗит - журналларда язылган сурәтнамә-очеркларны туплап, җыентык итәсем килә. Нефтьчеләр, сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында язмалар гына да берничә җыентыкка җитәрлек. Дүрт дистә ел эчендә язылган берничә китаплык язмалар, матбугатта чыкканнары да, чыкмыйча тузан җыеп ятканнары да шактый. Тормыш юлымда гаҗәеп бай тарихлы, кызыклы язмышлы кешеләр белән еш очраштым. Куен дәфтәрендә сызгаланган ул вакыйгаларны да "ташка язып калдырасы килә". Планнар бар да, Ходай ни язгандыр бит әле...
- Иң бәхетле көнең?
- Җавап бирергә кыен да, уйланырга да мәҗбүр итә торган сорау. Белем кибәнен кимергән еллар рәхәт иде, диплом алган көннәрдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Беренче тапкыр гашыйк булганда, күктәге йолдызлар да миннән көнләшәдер кебек тоелган иде. Һәр яңа гәҗит - журналда мәкаләм чыккач та куанып туя алмый идем. Бүген һәр туган көнгә, үзем, туганнар, сез - дуслар исән- сау булганга мин бәхетле.
- Иң яратмаган нәрсәң?
- Икейөзлелек, ялагайлану, комарлык һәм вакытны әрәм итеп көтү һәм көттерү.
- Ә нәрсә яратасың?
-Барлык булган төсләре белән тормышны, төгәллекне һәм яратмаган нәрсәләрнең киресен...
-Гомереңнең иң матур чагына кереп барасың. Кем әйтмешли, ир-егетнең шәпләнә барган мәле генә әле. Киләчәктә дә "Маяк"ка эзеңне суытмый, кызыклы, мавыктыргыч язмаларың белән райондашларны сөендереп, арабызда йөр!
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәфис Әхмәт: "Тормыш юлымда гаҗәеп бай тарихлы, кызыклы язмышлы кешеләр белән еш очраштым"