Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәфис Гәрәйшин: “Йөрәгемдә хисләр – эретерлек Антарктиданы, кирәксә!”

Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы өлкәсендә агроном булып башласа да, иҗат ялкыны аны “Маяк” газетасына алып килә.

Сәнәгать бүлегендә эшләү дәверендә кыю язмалары белән райондашлар күңеленә кереп калган хезмәттәшебез Нәфис Гәрәйшин үзенең күркәм юбилеен – 65 яшен каршылады. Тирән хисләр белән сугарылган шигырьләре аша да яхшы таныш ул азнакайлыларга. Үз вакытында “Гөлстан” әдәби берләшмәсен җитәкчесе буларак, каләм тибрәтүчеләрне барлау, аларның иҗатын газета битләрендә яктыртуга да зур игътибар бирде. 2007 елда җирле нәшриятта Нәфис Гәрәйшинның “Күрәсезме, китә кыр казлары” китабы дөнья күрде. Ул – Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты.

 

Шагыйрь уйга калган

Шагыйрь уйга калган, димәк,

Дөнья түгел гел түгәрәк.

Шагыйрь – җир күчәре,

Үзгәрергә, үзгәртергә кирәк.

 

Шагыйрь уйга калган, димәк,

Кемдер яра салган йөрәгенә.

Әллә үкнәме уйламыйча

Бу тәхеткә нигә менгәненә.

 

Шагыйрь булу авыр, димәк,

Каннар тама саркып йөрәгеннән.

Язмыш тоткан кысып беләгеннән,

Шагыйрь булу авыр кирәгеннән.

 

Йодрык хәтле керсез йөрәгенә

Дөнья сыйган, дөнья мәшәкате.

Шагыйрь ихлас сабый бала кебек,

Шуңа тешли килеп һәрбер эте.

 

Шагыйрь уйга калган: бу дөньяның

Ничек үзгәртергә хәрәкәтен,

Кешелеккә ничек аңлатырга

Ерак түгеллеген һәләкәтнең?..

 

Юл бирегез

Әй, урамнар, юл бирегез, пар атларда

Кыңгыраулар тагып килә җир уллары!

Әй, урамнар, юл бирегез, юл бирегез,

Нурлар чәчә, күрмисезме, ал чуклары!

 

Пар атларда бабайлар да җырлап узган,

Җырчы Тукай “Пар ат”ында сазын сызган.

Әй, урамнар, юл бирегез, юл бирегез,

Кирәсезме, кызлар йөзе айдай тулган.

 

Юл бирегез, юл бирегез, мин дә киләм

Шигърем дөньясына пар атларда.

Пар атларда шаулап узган яшьлегемне

Җырларымда тагын бер кат кабатларга!

 

Күп йөрисе әле юлларым

Моң бастымы, мин урманга барам,

Каеннарын кочам шаярып.

Саф һавасын сулыйм горурланып,

Чәчәкләрен үбәм назланып.

 

Мин шатлансам, урман көлә башлый,

Һәр агачы мине кабатлый.

Кайтавазы булып яшьлегемнең

Урман көлә, урман аһәңли.

 

Һәй, кем ул анда, минем яшьлегемме,

Сөеклемме килгән сагынып?

Үзем генә белгән серләремне

Ак каенга сөйлим сарылып.

 

Берәү, икәү... Кәккүк гомер саный,

Ялгыз үткән гомерен кызганып.

Әз санар дип куркып китеп барам,

Күп йөрисе әле юлларым,

Кара урманнардан юл ярып.

 

Ялгыз торна

Тау буенда яшел чирәмдә,

Аллы-гөлле гөлләр тирәмдә,

Болытларга карап яттым әле,

Торналарны санап яттым әле

Күңелем ямансу бер иртәдә!

Ә торналар очты пар-пар булып,

Тик бер кошчык калды аерылып,

Күңелем йомшак минем, әллә үзем

Шул торнадай ялгыз булганга,

Ялгызларны күрсәм, бәгырьләрем

Үзәкләрем өзелә, сызлана.

 

Югалттым инде

Ак томан төшкән диңгез буена,

Томанлы булып калдың уемда.

Әллә мин үзем ялгыштым инде,

Кулларың сузып, иркәм, кил инде!

Айлар үттеләр, еллар үттеләр,

Чәчләрем бүген кырау төслеләр.

Тик сиңа кайта уйларым һаман,

Күлен сагынган аккошлар сыман.

Аерылган чакта син әйткән идең:

– Таңнар атканда көт, иркәм, – диеп.

Ничә тапкырлар таң атты инде,

Күңелем сизә – югалттым инде,

Югалттым инде, югалттым инде...

 

 

Җилләр елый

Урманнарда җиләк пешкән алан,

Китәседәме ни инде, балам?

Юлларыңа изге догаларым,

Хәвеф-хәтәрләрдән сакла, Аллам!

 

Җилләр елый, җилләр елый ятып,

Чит җирләргә китү авыр ла.

Тузан гына сузылып ятып калды

Авыл башындагы зур юлга.

 

Менә кайтыр, менә кайтыр диеп,

Ана көтә газиз баласын.

Белсәң икән ачы язмышларның

Алда тагын ниләр язасын

 

Киткән юлларыңда куе томан,

Офыкларда эзләр калганнар.

Җилләр белән җиргә ятып елый

Әрнүләрдән монда калганнар.

 

Күккә карап күз яшьләре түгә

Торналардан сәлам көткәннәр.

Монда калганнардан бәхетлерәк

Олы юлга чыгып киткәннәр.

 

Бер гүзәлгә

И, гүзәлләрнең гүзәле,

И, матурлык Алласы,

И, оҗмахларда үсәсе

Алмагачның алмасы!

И, гомереңнең бөтен яме-мәгънәсе,

Бәхетемнең Алласы, Ходай тәгаләсе,

Алларыңа энҗе-мәрҗән сибәрмен,

Чәчәкләрдән тәкыялар тезәрмен,

Син сөйсәң дә, сөймәсәң дә сөярмен,

Өзелеп төшкән яфрактай көярмен...

 

Кояшмы син?

Кояшмы син ялкын өргән, сине уйласам,

Күңелемдә карлар эреп, язлар килә.

Бәгырьләрем туңып өшегәндә

Синең исемең миңа ялкын өрә.

Сине уйласам, яланаяк кардан чабам,

Бураннарда гөлләр өзәм салкын кардан.

Язмы соң син, җәйме соң син, әллә берәр

Табигатьтән өстен аерым җанмы соң син?

 

Исеңдәме?

Исеңдәме, караңгылык пәрдәсенә

Иңнәребез терәп торган идек.

Куллар – кулда, күзләр күзгә текәп,

Аерылмаска сүзләр биргән идек.

Исеңдәме, тормыш мәшәкатен

Юкка санап, шашып көлгән идек.

Бу көлүнең юкка түгеллеген,

Язмыш сагалавын сизгән идек.

Исеңдәме, “Зәңгәр күл”гә акча ташлап,

Язмышыбыз юрамакчы булган идек,

”Гөнаһсызлар, беркатлылар!” – диеп,

Көлде генә кебек бездән күбек.

Каз мамыгы мени йомшак кулың,

Битләремнән сыйпап үткән иде,

“Оныта алмам, бәгърем!” – дип пышылдады

“Зәңгәр күл”нең йомшак назлы җиле.

Мең мәртәбә үлеп, мең мәртәбә терелеп,

Язмыш кочагыннан качкан идек,

Тик язмыштан узып буламы соң,

Бүген шәрә кулы тотты килеп.

Язга ерак, арабызда – карлар,

Күзгә йокы керми, берәү, икәү...

Йөрәгемдә бозлар салкынлыгы,

Кочагымда күптән сүнгән кисәү,

Түзәрлек тә түгел әрнүенә,

Ут йомгагы ярсу йөрәгемнең.

Аның исемен язсагыз ла икән

Ташларына уеп каберемнең.

 

Салкын миңа

Тагы җиргә ап-ак кышлар килде,

Һәр тарафка энҗе-мәрҗән элде.

Без кавышкан көннәр дә ак иде,

Ул эзләрне буран күмгән инде.

Язга карап тирән уйга калдым,

Зәңгәр төсләр генә хыялымда.

Быел салкын миңа. Салкын миңа,

Син юк җылытырга кочагымда.

Уттай янып балкып килеп чык та,

Йөгерә-йөгерә ак каеннар арасыннан,

Җылыт мине, җаныма нурың өр,

Коткар мине, аһ, йөрәгем ярасыннан!

Җылыта алмый әрсез кар кызлары,

Җаннарымда тәмуг салкыннары.

Өмет итәм йомшак кулларыңнан,

Күзләреңнән сөю ялкыннары.

 

Кем гаепле?

Мин чәчәкле язга гашыйк, кем уйлаган

Язлар миңа сагыш алып килер диеп?

Торам менә ак каеннар арасында

Исем китеп, нарасыйдай башым иеп.

Кем гаепле? Мәхәббәтем әллә

Ак бураннар белән китте очып?

Мәңге аерылмабыз кебек иде,

Калдым менә бер ялгызым каен кочып.

Бу каенның күзләреннән ник яшь тама?

Салкын кышлар өткән җанын, авыр аңа.

– Мескен җаннар! – диеп кычкырасым килә

Мәхәббәт юк диючегә бу дөньяда.

 

Уйлану

Миңа әйтәләр, синдә пессимизм,

Ә мин әйтәм, түгел - яну бу,

Яшен кебек яшьнәп, күкрәп узган

Яшьлек белән саубуллашу бу.

Миңа әйтәләр, синдә сыкрау бар,

Ә мин әйтәм, түгел, уйлану,

Уйланмасак та без, янмасак та

Сүнмәс микән безнең бу җыру?

Миңа әйтәләр, синең көчең җитмәс

Бозлы таулар белән көрәшкә.

Йөрәгемдә хисләр – эретерлек

Антарктиданы, кирәксә!

 

Кеше гомере

Кеше гомере – яшен

Күктә сызылып үткән.

Кабыныр да сүнәр,

Кабантланмас бүтән.

 

Кеше гомере – яшен,

Күкрәр дә тынар.

Галәм өчен мизгел

Без яшәгән еллар.

 

Кайгы төште кара кайгыга

Кайгы килгән беркөн каш җимереп,

Әйтерсең лә, мин кан дошманы,

Куркып калсаң, баш идермәк була,

Ясап куйган төрек солтаны!

Җилкәләргә салды авыр кулын,

Якын күреп үпте яңактан.

Куркып калсаң, бөгеп салмак була,

Чалмак була алдап аяктан.

Еламадым, күз яшем таммады,

Горур көлдем карап кайгыга.

Кулын селтәп миннән китеп барды,

Кайгы төште кара кайгыга.

 

Оч, җырым, оч!

Оч, җырым, оч,

Җирне, айны коч,

Кояшны коч, кыяларны коч,

Оч, җырым, оч!

 

Кун син күбәләктәй күңелләргә,

Тибрәт син сүнгән кылларны.

Ай нурында алып кочагыңа

Яктырт минем барыр юлларны.

 

 

Таш-тауларны тишеп үт син,

Кыяларны ишеп үт син.

Күңелләрне үбеп үт син,

Оч, җырым, оч, оч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев