Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәфесеңне тыймасаң – төрмәгә

"Маяк" газетасында коррупция темасына үткәрелгән "Туры элемтә" язмасын укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Нишлисең бит, Рәсәйдә элек-электән әшнәлек булган, булды һәм аны җиңүләре, тамырына чабу ай-һай авыр булачак әле. Бөтенебез бердәм булмасак, бергәләп көрәшмәсәк, әлбәттә. Кайбер намуссыз чиновникларның ришвәтчелекне бизнеска әверелдерүе ачу тудыра. Безнең илдә кайсы гына өлкәдә дә...

"Маяк" газетасында коррупция темасына үткәрелгән "Туры элемтә" язмасын укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым.

Нишлисең бит, Рәсәйдә элек-электән әшнәлек булган, булды һәм аны җиңүләре, тамырына чабу ай-һай авыр булачак әле. Бөтенебез бердәм булмасак, бергәләп көрәшмәсәк, әлбәттә. Кайбер намуссыз чиновникларның ришвәтчелекне бизнеска әверелдерүе ачу тудыра. Безнең илдә кайсы гына өлкәдә дә мондый күренешкә тап булырга мөмкин. Әйтик, шул ук медицина хезмәте булсынмы, коммуналь тармак, юл хуҗалыгы... Килешү төзү юлы белән эшләүче өлкәләрдә ул аеруча тамыр җәйгән. Аларга каралган акча тулаем, максатчан файдаланылса, сырхауханәгә дә үз уколың, даруың белән килергә мәҗбүр булмас идең, капиталь ремонт үтеп тә подъездларда җил уйнап йөрмәс, түбәдән су акмас, күпме чыгымнар тотып төзекләндереп тә юллар кабаттан чокыр-чакырга әйләнмәс иде. Рәсәйнең күпчелек төбәгендә шушы хәл. Чиновникларның декларация тутыруы да күзгә төтен җибәрү генә, минемчә. Өчәр катлы коттеджларын, зур-зур иномаркаларын нишләп анда күрсәтми алар? Бу үзе үк аларның намуссызлыгын әйтеп тора.

Миңа калса, коррупцияне бары тик законны катгыйлатып кына җиңеп була. Әле дә хәтерлим, 1987 елда Мәскәүдә 50 мең сум акча үзләштергән ресторан директорын үлем җәзасына хөкем иткәннәр иде. Андый ук җәза бирелмәсә дә, ялган юл белән баерга теләүче, ришвәт алучы барыбер каты җәза алырга тиеш. Ә хәзер урлашалар да, төп башына утырган оешманы банкротлыкка чыгаралар, беркем гаепле түгел. Никадәр колхоз-совхоз бетерелде, ә моның өчен берәрсе җавап тоттымы?

Суд тарафыннан хөкем ителгән ришвәт алучыларны массакүләм мәгълүмат чараларында исемләп язып чыгарга кирәк дип саныйм. Аларны бөтен халык белеп торсын. Әлбәттә инде, матбугат чараларын яклаучы, аларга шундый рөхсәт биргән ныклы законнар да кирәк.

Районда оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә ришвәтчелеккә юл куелмасын өчен югары квалификацияле, абруйлы, ышанычлы белгечләрдән ревизия комиссияләре төзү дә файдага гына булыр.

Нурулла Гобәйдуллин,

эчке эшләр хезмәте ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәфесеңне тыймасаң – төрмәгә