Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьчеләр – оста футболчылар да

Узган шимбә һәм якшәмбедә "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге Спорт-сәламәтләндерү үзәге стадионында "Татнефть"ААҖнең нефть һәм газ чыгару идарәләре, компанияләре һәм җәмгыятьләре арасында ХХV нче спартакида кысаларында мини- футбол ярышлары узды. Анда барлыгы утыз биш команда катнашты. Беренчеләрдән булып мәйданга былтыргы чемпионнар - "Татнефтепереработка", "Ямашнефть" һәм "Елховнефть" идарәләре командалары керде, аларга икенче һәм...

Узган шимбә һәм якшәмбедә "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге Спорт-сәламәтләндерү үзәге стадионында "Татнефть"ААҖнең нефть һәм газ чыгару идарәләре, компанияләре һәм җәмгыятьләре арасында ХХV нче спартакида кысаларында мини- футбол ярышлары узды. Анда барлыгы утыз биш команда катнашты.

Беренчеләрдән булып мәйданга былтыргы чемпионнар - "Татнефтепереработка", "Ямашнефть" һәм "Елховнефть" идарәләре командалары керде, аларга икенче һәм өченче группаларның алдынгы урынны алган командалары иярде. Барсының да энергияләре ташып тора, барсы да җиңүгә өмет баглаган. Шимбә көнне егерме өч команда, калган уникесе икенче көнне беренчелекне даулап көч сынашты. Футбол буенча Европа беренчелегенә Чемпионат үтүе дә һәвәскәрләргә дәрт һәм илһам өстәгән иде.

Командаларны Спартакиада тантанасы белән котлап генераль директорның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сүз алды. Чыгышында ул кыскача гына "Татнефть" компаниясенең республиканың көньяк - көнчыгыш төбәгендә социаль өлкәдә, шулай ук спортны үстерүдә алып барган эшчәнлегенә тукталды. Районыбызда, шул исәптән Актүбә бистәсендә дә нефтьчеләр ярдәме белән күп кенә спорт корылмалары калыкты.

Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин мондый зур турнирның җирлегебездә узуы азнакайлылар өчен зур мәртәбә булуын ассызыклады. Форсаттан файдаланып, "Татнефть"ААҖ һәм «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә турнирны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган.

Актүбә мәдәният йортының "Элегия" бию коллективы һәм җырчы Наталья Садретдинованың чыгышлары спорт бәйрәменә тагын да бизәк өстәде, дәртләндереп җибәрде.

Турнирда беренче төркемдә "Әлмәтнефть" идарәсе командасы җиңү яулады, икенчедә ямашлылар калды.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев