Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьчеләр катлам басымын саклау системасын камилләштерү турында сөйләштеләр

Соңгы дистә елда «Татнефть» компаниясе катлам басымын саклау системасын камилләштерүгә сизелерлек чыгымнар тота. Кампания белгечләре һәм баш инженерларның Азнакай "Каенкай" базасында үткән чираттагы фәнни-техник семинары 2013-14 елларда бу юнәлештә кертелгән программаларның үтәлешенә багышланды. Аны «Татнефть» ААҖ генераль директорының производство буенча урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов алып барды. Ул катлам...

Соңгы дистә елда «Татнефть» компаниясе катлам басымын саклау системасын камилләштерүгә сизелерлек чыгымнар тота. Кампания белгечләре һәм баш инженерларның Азнакай "Каенкай" базасында үткән чираттагы фәнни-техник семинары 2013-14 елларда бу юнәлештә кертелгән программаларның үтәлешенә багышланды.

Аны «Татнефть» ААҖ генераль директорының производство буенча урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов алып барды. Ул катлам басымын саклау системасының нефть табуда төп роль уйнавын ассызыклап, бүгенге этапта аны реконструкцияләүнең аеруча мөһимлегенә басым ясады, производство эшчәнлегендә актуаль мәсьәлә булып торуын белдерде.

Производство буенча баш геолог урынбасары - «Татнефть» ААҖнең нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү буенча технологик идарә начальнигы Ринат Рафиков соңгы еллар эчендә кампаниянең бу өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешүен ассыклап, нефть табуда алып барылган отышлы сәясәт һәм технологияләрне киң куллану системаны тотрыклы итүдән тыш, киңәйтү мөмкинлеген бирүен дә әйтте.

«Татнефть» ААҖнең бүгенге көндәге катлам басымын саклау системасы - ул 325 КНС, 527 насос агрегатлары, 10 173 кудыру скважиналары, 15 199 чакрымда суүткәргечләр. ППД бүлеге начальнигы Михаил Абрамов системаны камилләштерү буенча проектларның нәтиҗәлелегенә анализ ясады. Бу хакта чыгышларны дәвам итеп, "Азнакайнефть"нең баш инженеры - начальникның беренче урынбасары Расих Фәйзуллин идарәдә ППД челтәрен реконструкцияләү программасы үтәлешенә тәфсилләп тукталды, резервларны барлады. Азнакай нефтьчеләренең бу юнәлештә эшчәнлеге хакында шулай ук идарәнең баш геологы Венера Таипованың да чыгышы тыңланды.

Семинарда "Азнакайнефть"нең насос биналары, түбән басым җайланмалары өчен модульле конструкцияләр куллану, энергияне саклау технологияләрен кертү тәҗрибәсе дә зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчеләр катлам басымын саклау системасын камилләштерү турында сөйләштеләр