Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәндәсә Ганиева: "Яшәү рухым көчле булды"

Язмышыбыз борылышларында үз эзен калдырган кешеләр була. Минем дә моннан өч дистә ел диярлек элек редакциягә, төгәлрәге аның радиотапшырулар бүлегенә эшкә билгеләнүемдә КПСС райкомының идеология һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Һәндәсә Ганиеваның ризалыгы хәлиткеч роль уйнады. Урамда аны очраткан саен журналистикага беренче адымнарымны ясаган чакларым искә төшә. Ә бит аның хәер-фатихасы...

Язмышыбыз борылышларында үз эзен калдырган кешеләр була. Минем дә моннан өч дистә ел диярлек элек редакциягә, төгәлрәге аның радиотапшырулар бүлегенә эшкә билгеләнүемдә КПСС райкомының идеология һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Һәндәсә Ганиеваның ризалыгы хәлиткеч роль уйнады. Урамда аны очраткан саен журналистикага беренче адымнарымны ясаган чакларым искә төшә.


Ә бит аның хәер-фатихасы белән районда күпме кеше югары баскычларга үрләгән, тормышта үз урынын, юлын тапкан. Мисал өчен, аның канаты астында ныгып, озак еллар район белән җитәкчелек иткән Әнәс Исхаков, Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, олпат шагыйрь Илдус Гыйләҗев, "Маяк" газетасының элекке баш мөхәррире, хәзер "Татарстан" радиокомпаниясе журналисты Ясир Хөснетдинов, башта мәгариф бүлеген, аннан 4 нче мәктәпне җитәкләгән Инзил Еникеев, 25 ел 5 нче мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган Флера Шиһапова, Россия Президенты грантын откан укытучы Сәрия Тимербаева һәм башкалар.


- Чорны сайлап алмыйлар, анда яшиләр. Мин райком дәверенә эләктем. Халык тәрбияле булсын дип янып-көеп чаптык, бик кирәкле эш башкарабыз дип хис иттек, - ди Һәндәсә Ганиева. - Минем өчен намус төшенчәсе бик кыйммәт. Эшкә сәләтле кешеләрне тартырга тырыштым.


Тормыш аның башыннан сыйпап үстермәгән. Алдынгы карашлы, яхшы хәлле бабасы Дәүләтбайның репрессиягә эләгүе әтисе Әхмәткә һәм аның гаиләсенә зур кыенлыклар тудыра. Җитмәсә, 1949 елда әнисе Мөшәрәфә биш баласы белән тол кала. Һәндәсә Ютазы мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, әнисе кебек укытучы юлыннан китәргә хыялланса да, бу бәхеткә бары абыйсы армиядән кайткач кына ирешә. Казан педагогия институтында укыганда комсомол, профсоюз эшләрендә актив катнаша. Яшьтәшләре кебек практика үтеп торырга туры килми аңа, шунда ук Азнакайга кичке мәктәпкә эшкә җибәрәләр, озакламый завуч итеп тә билгелиләр, фатир да бирәләр.


Эшчеләр бистәсендә кинотеатрның гөрләп торган чагы. Бер фильм читтә калмый, коллективларда аның буенча фикер алышалар. Кичке мәктәптә "6 июль" кинофильмын тикшергәндә КППС райкомының беренче секретаре Әнвәр Баһаутдинов та катнаша. Яшь педагогның кыю чыгышын ошатып, ул аны райкомга эшкә чакыра. Әнә шулай 20 ел гомерен Һәндәсә Ганиева идеология эшчәнлегенә багышлый.


- Тормыш бер урында гына тормый. Үткәннәрне сагыну - бары яшьлекне сагыну дип уйлыйм. Берничек тә вакыттан алда чабып булмый, әмма мин тормыш белән бергә атларга тырышам, - ди ул. - Бүгенге район хакимиятендә яңа сулыш күрәм. Бер-берсен аңлап, уртак команда булып эшлиләр, уңай нәтиҗәләре барыбызның да күз алдында.


Үзенең остазлары итеп ул райком секретарьлары Шакирә Шәрәфетдинованы, Фәүзия Әминованы саный. Алардан кешеләр белән эшләү, аралашу серләренә төшенә. Әнвәр Баһаутдиновның тумыштан җитәкче булуы, эшлеклелек, кешелеклелек сыйфатларын бүген дә зур хөрмәт белән искә ала.


Дүрт стена арасында бикләнеп утыру - аның холкында түгел. Партия эшеннән туктагач, Һәндәсә Ганиеваны Таймас Мөстәкыймов 2 нче мәктәпкә тарих укытырга чакыра.


- Башта бик кыен булды, чөнки методиканы оныткан идем. 5 нче сыйныфларга дәрескә керәм дә, гадәт буенча укучыларга: "Иптәшләр!" - дип эндәшәм. Тора-бара программаны төшендем, җырлап эшләп киттем. Укучыларым һәр елны олимпиадада катнашты, республика күләмендә призлы урыннар алып килде. Коллектив миңа карата яхшы мөгамәләдә булды, аеруча Гадилә Һадиуллинаның ярдәмен тойдым. Бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар, искә алалар, - ди хезмәт ветераны, күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр иясе Һәндәсә Ганиева.


Тирә-ягында һәрчак яхшы кешеләр булуы белән үзен бәхетле саный ул. Бертуган сеңлесе Әдибә белән шатлыклары да, борчулары да уртак, бер гаилә кебек яшиләр. Бергә чыныгу алган дуслары онытмый. Аеруча идеология һәм пропаганда бүлегендә уң кулы булган, тирән белемле, зирәк акыллы Әминә Сафина белән аралашып торалар.


- Яшәү рухым көчле булды. Тормыштан, эшемнән тәм табып яшәдем. Дуслардан уңдым. Чын дуслар, мәхәббәт кебек, сирәк була, әмма алар барысы да еллар белән сыналган. Урамда мине таныйлар, исәнләшәләр, моның өчен азнакайлыларга рәхмәтлемен. Киләчәк көнгә ышанып яшәргә кирәк! - Һәндәсә Ганиеваның тормыш шигаре әнә шундый.


Резеда ШӘРИПОВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәндәсә Ганиева: