Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәтиҗә ясар чак

21 декабрьдә "Тат-нефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов федераль һәм республика мас-сакүләм матбугат ча-ралары вәкилләре өчен матбугат кон-ференциясе үткәрде. Ул агымдагы ел нә-тиҗәләренә һәм проектларына бәя бирде, 2013 елга планнар белән таныштырды. Якынча мәгълүматлар-га караганда, 2012 елда "Татнефть" ААҖ буенча нефть табу күләме 26 млн. тонна тәшкил итәр дип көтелә....

21 декабрьдә "Тат-нефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов федераль һәм республика мас-сакүләм матбугат ча-ралары вәкилләре өчен матбугат кон-ференциясе үткәрде. Ул агымдагы ел нә-тиҗәләренә һәм проектларына бәя бирде, 2013 елга планнар белән таныштырды.
Якынча мәгълүматлар-га караганда, 2012 елда "Татнефть" ААҖ буенча нефть табу күләме 26 млн. тонна тәшкил итәр дип көтелә. Тулаем нефтьнең 45 процентка якынын Компания кат-ламнарның нефть бирү-чәнлеген күтәрүче яңа алымнар хисабына ала-чак. Файдалануга 296 яңа нефть чыгару скважинасы тапшырылачак.
Генераль директор журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Ниге-здә алар үсеш перспек-тиваларына кагылды. Якындагы елларда Ком-пания тотрыклы рәвештә ел саен күләмне артык зурайтмыйча 26 млн. тоннадан артыграк нефть табарга планлаштыра. Киләчәктә нефть табу күләме бораулауның яңа технологияләрен кер-тү һәм артык нык үзле төп нефть ятмаларын эксплуатацияләү хисабына сакланачак.
Әшәлче ятмасында 2012 елда артык югары үзле нефть табу күләме 73 мең тонна тәшкил итәчәк, ягъни узган елга караганда 1,8 тапкыр күбрәк.
Татарстанда югары үзле нефть ятмаларын үзләштерү "Татнефть" ААҖ нең стратегик проекты булып тора. Әшәлче ятмасы - мондый традицион булмаган углеводородларны табуда яңа технологияләрне сынау полигоны. 17 пар горизонталь скважина борауланды, 13 пар скважина һәм бер пароцикллы скважина файдалануда. Бу скважиналарда уртача тәүлеклек дебит 275 тонна/тәүлеккә җитте. Әлеге ятмадан җыелган нефть 179 мең тонна тәшкил итәчәк. Бүген бу проект экспорт пошлинасы буенча ташламалар рәвешендә РФ Хөкүмәте дәрәҗәсендә яклау тапты һәм югары үзле нефтьне табышлы табу өчен зур ярдәм булды.
Журналистларны шулай ук Компаниянең Татарстаннан һәр Россиядән читтә территоияләрне үзләштерү планнары, "ТАНЕКО" һәм Гидро-крекинг проектларын тормышка ашыруның ба-рышы, социаль проектлар һ.б. кызыксындырды.
Матбугат конференциясен йомгаклап, Шәфәгать Тәхаутдинов "Татнефть" кә игътибарлары, җи-тештерү һәм социаль эшчәнлекне объектив һәм оператив яктыртулары өчен журналистларга рәхмәтен белдерде һәм Компаниянең матбугат хезмәтен оешуларына 20 ел тулу белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нђтиќђ ясар чак