Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наркотиклар сакларга уйлаган

Бу елның июль аенда Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек В. үзе куллану максатыннан, Азнакай районындагы бер авылдан зур күләмдә составында наркотиклар булган кыргый үсемлекләр җыеп ваклый һәм аларны законсыз рәвештә капчыкта үз өендә сакларга уйлый. Әмма шул ук көнне ул хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. В.ның гамәлләре суд тарафыннан...

Бу елның июль аенда Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек В. үзе куллану максатыннан, Азнакай районындагы бер авылдан зур күләмдә составында наркотиклар булган кыргый үсемлекләр җыеп ваклый һәм аларны законсыз рәвештә капчыкта үз өендә сакларга уйлый. Әмма шул ук көнне ул хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

В.ның гамәлләре суд тарафыннан сату максатын куймыйча зур күләмдә наркотиклар саклау буларак билгеләнә. Җәзаны йомшарту шартларын да (аның үз гаебен тулысынча тануы, үкенүе, кече яшьтәге баласы булуны) исәпкә алып суд В.ны 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара. Ул аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәргә тиеш. Карар әлегә закон көченә кермәгән. Уйланылмаган, законсыз гамәлләрнең җәзасы да әнә шундый каты шул.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотиклар сакларга уйлаган