Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Мөстәкыймова Рәмзия Җәүдәт кызын 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район Советы һәм башкарма комитетыннан барлык коллегалары район башкарма комитетының оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Мөстәкыймова Рәмзия Җәүдәт кызын 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Хөрмәтле Рәмзия Җәүдәтовна! Сез җәйге гөлләр бар дөньяны ямьләндергән матур көнне дөньяга килгәнсез. Ходай тәгалә хатын-кызны...
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район Советы һәм башкарма комитетыннан барлык коллегалары район башкарма комитетының оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Мөстәкыймова Рәмзия Җәүдәт кызын 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Рәмзия Җәүдәтовна!
Сез җәйге гөлләр бар дөньяны ямьләндергән матур көнне дөньяга килгәнсез. Ходай тәгалә хатын-кызны якты дөньяга үзенчәлекле зат итеп яраткан. Аның кулларына бөтен дөньяны тотарлык көч белән бер рәттән яңа туган сабыйның башын тотарлык нәфислек һәм наз сыйдырган. Күпләр егылып калганда, бернигә карамастан, алга атларлык сабырлык, ихтыяр көче дә хатын-кызда җитәрлек. Менә Сез дә, тормыш юлыгызда кайда гына эшләсәгез дә, һәрвакыт җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән, тирәннән фикер йөртеп, оешмаларның матур бүгенгесен, ышанычлы киләчәген тәэмин итәр өчен бар көчегезне багышлап, тырыш хезмәт куясыз.
Бүгенге көндә башкарма комитетның оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү җитәкчесе буларак, районның гөлбакчадай чәчәк атып, заманча камилләшеп, тотрыклы үсешенә, халкының шушы матур дөньяга сөенеп, уңай шартларда яшәешенә йогынты ясыйсыз.
Без Сезнең бетмәс позитив энергия, актив караш, гаделлек белән эш итүегезгә, һәр кешенең хәленә кереп, һәммәсенә ярдәмгә әзер булуыгызга, миһербанлык, намуслылык сыйфатларыгызга сокланабыз. Сезнең тырышлыгыгызны югары дәрәҗәдә бәяләүчеләр рәтенә ихлас йөрәктән кушылабыз һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
Эш урыныгызда уңышка ирешкән, хезмәттәшләрегез арасында хөрмәткә лаеклы хатын-кыз булсагыз, ә нурлы өегездә горурланырлык кыз, өзелеп яраткан газиз әнкәй дә Сез. Киләчәктә дә шул хәзинәләрегезнең чишмәсе саекмасын, бәхетегезгә авырлыклар килмәсен!
Тантаналы гомер бәйрәмегез белән котлап, йөрәгебездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Сезгә һәм барлык якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Янәшәгездә һәрвакыт фикердәшләрегез, ышанычлы дусларыгыз булсын. Бүгенге бәйрәмегез күңелегездә онытылмаслык бәхетле мизгелләр булып саклансын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев