Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәскәүдән – тәҗрибә уртаклашып һәм туплап

Мәскәүдә узган «Мәгариф үсеше тенденцияләре» конференциясендә Азнакай мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина идарәнең эш тәҗрибәсе хакында доклад белән чыгыш ясады. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе, Икътисадның югары мәктәбе милли тикшеренү университеты тарафыннан 12 ел дәвамында үткәрелә торган әлеге фәнни-гамәли конференциядә илнең төрле төбәкләреннән, мәгариф нәтиҗәләре даими югары...

Мәскәүдә узган «Мәгариф үсеше тенденцияләре» конференциясендә Азнакай мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина идарәнең эш тәҗрибәсе хакында доклад белән чыгыш ясады.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе, Икътисадның югары мәктәбе милли тикшеренү университеты тарафыннан 12 ел дәвамында үткәрелә торган әлеге фәнни-гамәли конференциядә илнең төрле төбәкләреннән, мәгариф нәтиҗәләре даими югары булган якын һәм ерак чит илләрдән 500гә якын делегат катнаша. Анда белем бирүнең сыйфатына бәя, педагогның һөнәри үсеше, күп конфессияле һәм мәдәниятлы җәмгыятьтә белем бирү, кадрлар белән тәэмин итү, мәгариф оешмаларында лидерлык һәм башка шундый мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

- Конференция тәҗрибә уртаклашу, мәгариф өлкәсендә дөнья күләмендә актуаль сораулар буенча фикер алышу, шулай ук элемтәләрне киңәйтү, фикердәшләр табу өчен бик яхшы мөмкинлек бирде, - ди Лилия Әхмәдишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәүдән – тәҗрибә уртаклашып һәм туплап