Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Монолитта яшәүчеләр эштә дә, ялда да актив

Шимбә көнне Монолит микрорайонында яшәүчеләр бәйрәмгә җыелдылар.

4 нче террториаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова башлангычы белән уздырылган әлеге очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

Үзенең чыгышында район башлыгы җирлегебезнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырып, биредә хәл итәсе мәсьәләләр турында да әйтеп узды. Киләсе елда Монолит микрорайонының Стәрле Елга һәм Азнакай урамнарына үзара салым программасы нигезендә асфальт юл түшәләчәк.

– Соңгы елларда авыл халкы әлеге программада бик актив катнаша, шәһәрдә бу яңа башлангыч  Монолиттан старт ала. Хөкүмәт халыктан кергән 1 сумга 3 сум өстәп бирә, шуңа моннан файдаланып калу кирәк, үзебез дә ярдәм итәчәкбез, – диде Марсель Шәйдуллин.

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Нурия Хаҗипова микрорайонда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше хакында кемгә караганда да хәбәрдаррак. Бүгенге бәйрәмгә дә иң хөрмәтле юбилярларны, иҗтимагый активларны барлаган. Аларның барысы да җитәкчеләр кулыннан истәлек бүләкләре алды. Шулай ук иң бәләкәй сабыйлар да игътибардан читтә калмады.

– Монда яшәүчеләр бик актив, бәйрәмнәрдән дә, өмәләрдән дә, башка эштән дә читтә калмыйлар, зур рәхмәт аларга. Спорт мәйданчыгының буш торганы юк, барысы да спорт белән бик теләп шөгыльләнә. Футбол ярышлары да уздырабыз, волейбол да уйныйбыз. Кышын чаңгы шуабыз. Спорт уеннарын балаларыбыз аеруча көтеп ала. Тормыш булгач, проблемалар да булмый тормый, әлбәттә, аларны оператив рәвештә хәл итәргә тырышабыз. Урамнарны яктыртуда, чүп үләннәрен чабуда, юлларны төзекләндерүдә яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие коллективының, депутатларыбызның ныклы ярдәмен тоябыз, – ди  Нурия Хаҗипова.

Быел Нурия Хаҗипова республика бәйгесендә грант отып, аның акчасына балалар мәйданчыгына яңа уен җиһазлары да урнаштырылды.

– Халык актив булмаса, мондый бәйгеләрдә катнашып та, җиңдеп тә булмый, – ди ТОс рәисе.

Бәйрәм барышында чараларны оештыруда, соңыннан кайтарылган мәйданчыкларны урнаштыруда активлык күрсәткән кешеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырылды.

Монолит халкы Мәдәни үзәк егет-кызлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасын да бик яратып кабул итте. Бәйрәм мул табын артында тәмләп чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев