Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мондый егетләр булганда...

Янгын хезмәте - Россиядә иң борынгы, куркыныч һәм шул ук вакытта мактаулы һөнәрләрнең берсе. Янгын сагының Азнакай гарнизонында бүгенге көндә барлыгы 272 кеше эшли. Аңа 87 нче, 24 нче янгын частьләре дә, Актүбә, Чалпы, Җиңү бистәсе янгын сагы аерым постлары да һәм Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дә керә....

Янгын хезмәте - Россиядә иң борынгы, куркыныч һәм шул ук вакытта мактаулы һөнәрләрнең берсе.

Янгын сагының Азнакай гарнизонында бүгенге көндә барлыгы 272 кеше эшли. Аңа 87 нче, 24 нче янгын частьләре дә, Актүбә, Чалпы, Җиңү бистәсе янгын сагы аерым постлары да һәм Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дә керә. Янгыннарны кисәтү һәм булдырмауда район торак пунктларының ирекле янгын сүндерүчеләре дә зур өлеш кертәләр. Бергә без янгыннарны кисәтү, профилактика эше һәм кешеләрне, матди байлыкларны коткаруда зур эшчәнлек алып барабыз.

Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек бүлегендә югары белемле 7 белгеч эшли. Бүлекнең тырыш хезмәткәрләре Б.Шәйхетдинов, А.Сафиуллин, С.Вәлиев һәм башкалар район һәм шәһәрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм аларны төзәтү буенча чаралар оештыра. Соңгы елларда районда янгыннар һәм анда һәлак булучыларның саны кимегән икән, биредә аларның өлеше зур.

Ләкин тынычланырга иртәрәк әле. Янгыннар иң куркыныч бәла булып кала бирә һәм аларны сүндерү шәхси составтан югары һөнәри осталык, физик чыныгу һәм кыюлык таләп итә. Ә безнекеләр сыната торганнардан түгел, алар бер-берсе өчен утка да, суга да керергә әзерләр. Р.Галәүов, М.Мәрданшин, Н.Сабиров, Р. Насыйбуллин, И. Хәмзин, И.Шәриповның тырыш хезмәтен аеруча билгеләп узасы килә.

Үз вакытында безнең хөрмәтле ветераннарыбыз янгын сагы хезмәтендә күп көч куйды. Арабыздан мәңгелеккә китеп барган И.Авзалов, И.Махиянов, А.Шебалов, Х.Корбыев, А.Калинин, С.Галеев, С.Гәрәевны шулай ук 22 нче янгын частенең «әби һәм бабайларын» без зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алабыз.

Барлык янгын сагы хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Р.Зарипов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы,

Р. Хәйруллин, 87 нче янгын часте начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев