Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Монда тудык, монда үстек...

Халисә Исмәгыйлова,"Чатыр Тау" якташлар җәмгыяте рәисе, "Казан" милли мәдәни үзәк директоры урынбасары: Азнакай - Татарстанның иң матур һәм иң ерак районнарының берсе. Азнакайда булган, аның урманнарын, әрәмәле Ык буйларын, Чатыр тавын күргән кеше, анда җәй саен кайтмыйча түзә алмас! Әлбәттә, Азнакайның бай табигате анда яшәүче кешеләрнең холкына да, яшәү рәвешенә...

Халисә Исмәгыйлова,"Чатыр Тау" якташлар җәмгыяте рәисе, "Казан" милли мәдәни үзәк директоры урынбасары:
Азнакай - Татарстанның иң матур һәм иң ерак районнарының берсе. Азнакайда булган, аның урманнарын, әрәмәле Ык буйларын, Чатыр тавын күргән кеше, анда җәй саен кайтмыйча түзә алмас! Әлбәттә, Азнакайның бай табигате анда яшәүче кешеләрнең холкына да, яшәү рәвешенә дә йогынты ясаган. Безнең якта искиткеч тырыш, яхшы мәгънәдә үҗәт халык яши. Соңгы елларда Азнакайның һәр яктан гөрләвен ишетеп-күреп торабыз. Сәнгатьтә дә сынатмыйлар якташларым. Мәшһүр язучыларыбызга, артистларыбызга алмаш үсүенә куанып туйгысыз! Азнакай беренчеләрдән булырга тиеш. Президентыбызның таләбе дә шундый. Сер бирмик, якташлар! Без булдыра торган халык!

Әнәс Исхаков, Азнакай районының элеккеге башлыгы, ТР юстиция министры киңәшчесе:
Азнакайда тумасам да, гомеремнең иң күп өлеше, барлык эш-гамәлләрем аның белән бәйле. Өлкәннәре - әти-әнием, яшьләре балаларым кебек күңелемә якын. Халкын бик хөрмәт итәм, яратам. Биредә эш сөючән, булдыклы кешеләр яши. Эшләгән чорымда мин Азнакайны күтәрүгә үз өлешемне кертсәм, ул мине югары күтәрде. Азнакайлыларның тормышлары матур булсын, эшләре булып торсын!

Рөстәм Закуанов, "Таттелеком" ААҖ начальнигы урынбасары: Җырлы, моңлы Азнакайдан булуым белән чиксез горурланам. Анда хезмәт куйган елларым, яшьлегем сагындыра. Бәхетем бишеге дә, илһам чыганагым да - туган җирем. Аңа булган хисләремне шигъри юлларым белән белдерәсем килә:
Кышларында ап-ак карлар булып,
Туган җиргә килә явасы.
Җаным арса, кайтамын сагынып,
Туган якның бардыр дәвасы.


Ильяс Дауди (Сафин), Россия Герое, бүгенге көндә Мәскәүдә яши:
Азнакаема һәрчак сагынып кайтам. Монда тууым, белем алуым, уңган, батыр якташларым белән горурланам. Мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина, спорт буенча тренерларым Нияз Хәмидуллин, Зиннур Әбдрәшитовларны зур рәхмәт хисләре белән искә алам. Тормышларыбыз тыныч, көннәребез имин булсын!


Марсель Галиев, Татарстан Рес-публикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, язучы:
Азнакай дигәч, минем күз алдыма иң беренче булып Чатыр тау килеп баса. Мин бөтен Европаны йөреп чыктым, нинди генә таулар күрмәдем. Ә Чатыр тау - башка... Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегеңә төшереп бастыра. Әбием сөйләве буенча, элек аның тирә-ягы кара урман булган Ул - туган як тәхете. Саклыйсы иде аны, агачлар утыртасы иде. Бу эштә үзем дә бик теләп катнашыр идем.


Нәҗибә Ихсанова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты:
Туган җир, туган як күңелемдә иң якты, иң матур балачак, үсмер чак хәтирәләре белән соңгы сулышыма кадәр озата барыр. Аягыңда ышанычлы басып торыр өчен туган җир, туганнар кирәк. Кечкенә генә Яңа Ташлыяр авылыннан олы юлга чыктым, зур сәхнәгә күтәрелдем. Якташларымның искә алулары бик күңелле, күңел тагын да үсенеп, хисләнеп китә. Ә без, артист халкы, хис белән яшибез.

Әзһәр Шакиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты:
Туган җирне сагынмаган көнем юктыр. Авылыбыз инде юкка чыкса да, һәр елны кайтып, зират кылам. Үз җире, иле булмаса, кеше бәхетсез була. Халкыма андый язмыш язмасын иде дип телим. Азнакай ягында тууым белән горурланам. Безне биредә һәрчак зурлап каршы алалар. Шәһәр елдан-ел матурлана, үсә. Урамнарында йөргәндә аллы-гөлле чәчәкләренә, яшел чуклы агачларына, чисталыкка сокланам. "Эх, Казанда да шулай булсын иде!" - дип уйлап куям. Туган ягым һәрчак шулай якты, кунакчыл булып калсын. Ул Татарстанда гел беренче барды, алга таба да сынатмасын!


Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты, җырчы:
Азнакай дигәч, үзем уйнап-үскән Ык буйлары, Бәешле болыннары, әткәм-әнкәм, авылдашларым искә төшә. Кайткан саен туган яктан илһам алып, көч-дәрт туплап киләм. Бездә халык бик тырыш. Мин якташларымның күңелләре көр булып, матур яшәүләрен телим.

Рәшит Зәкиев, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Чаян" журналының элекке (35 ел дәвамында!) баш мөхәррире:
Сездә мин дә сандугач! Бу - гомерлек халәт. Туган якка кайтсам, хисләр мине җитәкләп әллә кайларга алып китә. Бик күптән канат чыгарып очып китсәк тә, туган як һәрчак үзенә сыендыра, ярдәменнән ташламый. Районыбызда гомер-гомергә халык та, җитәкчеләр дә уңган-булган булды. Шуңа даныбыз еракларга таралган. Азнакайлыларга шулай гел уңышлар юлдаш булсын!

Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе:
Мәлбагышта тудым, Актүбәдә белем алып, олы тормыш юлына чыгып киттем. Гомеремнең өчтән ике өлеше чит җирләрдә узса да, мин әле дә Азнакайга "кайтам", ә Казанга "барам" дип сөйләшәм. Тормышымның иң бәхетле һәм иң авыр көннәре дә туган җирем белән бәйләнгән. Шуңа күрә дә уңышларына куанам, уңыш-сызлыкларына көенәм. Мин бигрәк тә авыл халкының үз җиренә үзе хуҗа булып яшәвен телим.

Азнакайның Совет урамы: 1968 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Монда тудык, монда үстек...