Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Моң бирелгән аңа тумыштан...

Эфирдан таныш җыр яңгырый, Сара Садыйкованың Сибгат Хәким сүзләренә язган "Сусау" җыры. Җыр таныш, тик башкаручысы моңарчы мин ишетмәгән, белмәгән җырчы - үзенчәлекле, һәр тыңлаучыны шундук җыр дөньясына алып кереп китә торган үтә гаҗәеп моңлы тавыш иясе. Моң сине барлык күзәнәкләрең, бөтен барлыгың белән биләп ала, күңел төпкелләрен айкый... Кем...

Эфирдан таныш җыр яңгырый, Сара Садыйкованың Сибгат Хәким сүзләренә язган "Сусау" җыры. Җыр таныш, тик башкаручысы моңарчы мин ишетмәгән, белмәгән җырчы - үзенчәлекле, һәр тыңлаучыны шундук җыр дөньясына алып кереп китә торган үтә гаҗәеп моңлы тавыш иясе. Моң сине барлык күзәнәкләрең, бөтен барлыгың белән биләп ала, күңел төпкелләрен айкый... Кем бу, кем җырлый? Котлаулар тапшыруын алып баручы ахырдан аның исемен дә атый - Язгөл. Авылдашлары бер бәйрәм уңаеннан аның башкаруында әлеге җырны китергән булганнар радиога. Кызганычка каршы, бу җырчыны миңа кабат ишетергә насыйп булмады, аның кайдан икәнен дә белә алмадым. Ләкин, Ходай кушып, тагын берничә айдан соң, эш урынымны алыштырып Азнакайга килеп чыккач, язмыш безне таныштырды. Алай гына да түгел, безнең уртак иҗат җимешләребез - берсеннән-берсе матур җырлар барлыкка килде...

Шулай итеп, инде аңлаганыгызча, "Маяк" газетасы кунакханәсенең бүгенге кунагы - күпләрегезнең яраткан җырчысы, бик күп бәйгеләр җиңүчесе, "Салават" җыр театрының узган елгы солисткасы - Язгөл.
-Язгөл, әңгәмәбезне моң чишмәң башын алган туган ягыңнан, балачак елларыңнан башлыйк әле...
- Мин тумышым белән Башкортстаннан - Краснокама районы, Агыйдел ярларына сыенып утырган Йәнегет авылыннан. Мулла кушкан исемем Зөлфия. Кияүгә чыкканчы Зөлфия Фәхразыева идем, хәзер - Гаврилова. Мин чынлап та кечкенәдән үк җырлый башладым. Әтием гармунда бик оста уйный, әлбәттә җырлый да иде. Нигә "иде" дим, чөнки ул инде күптән гүр иясе, бик яшь килеш калдырып китте ул безне - өч баласын һәм әниебезне... Әниемә килгәндә, без үскәндә бик озак еллар авыл клубын җитәкләде. Күргәнегезчә, балачактан ук мәдәният, җыр казанында кайнадык. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга юл тоттым, мәдәният институтының бюджет бүлеге студенткасы булып, Салават Фәтхетдинов төркемендә дә укып алырга насыйп итте Ходай. Азнакай егетенә кияүгә чыгып, бирегә кайттым. Бераз җырлауны ташлап та торырга туры килде. Инде Азнакай Мәдәният йортына эшкә урнашкач, үземнең сәхнәсез яши алмаячагымны аңладым. Аннары мине "Салават" җыр театрына эшкә дәштеләр. Бер ел эчендә кайларда гына чыгыш ясамадык, бөтен илне урадык дияргә була. Ләкин гаиләм биредә булгач, кызым да кечкенә булу сәбәпле, мин кире әйләнеп кайттым. Бүген Әлмәт Мәдәният сараенда эшлим, үземнең төркемемне - вокаль-инструменталь ансамбль булдыру белән дә мәшгульмен.
- Билгеле булганча, син үзеңне моңлы җырларың белән таныттың. Заманадан калышмыйча репертуарыңны тиз көйләр белән дә баетасың. Җыр сайлаганда, күбесенчә, кайсы авторларга мөрәҗәгать итәсең?
- Мин, беренче чиратта, татар халык җырларын үлеп яратам. Соңгы елларда җыр сандыгымда шактый гына яңа җырлар барлыкка килде. Композиторларга килгәндә, күп кенә хитлар авторы Владимир Федоров белән тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз. Рус милләтеннән булган бу егеттән татар эстрадасының бер генә җырчысы да җыр сорамый калмагандыр, мөгаен. Без аның белән бергә җырлар иҗат итеп кенә калмадык, бергәләп дуэт буларак чыгышлар да ясыйбыз әле. Шулай итеп ул татарча җырлый да башлады. "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе безне бергәләп тапшыруга төшәргә чакырды, тамашачы да безнең чыгышны җылы кабул итте. Владимир язган башка җырларымны да "Татарстан - яңа гасыр" үз итте. Мин аерым ассызыклап үтәсем килгән композитор, минем укытучыларымның, иҗатташ дусларымның берсе - Ландыш Шәрәфиева. Аның җырларын мин бик яратып башкарам. Шулай ук Сафуан Хәбиров, Риваль Хисмәтуллин көйләреннән башка иҗатымны күз алдына да китерә алмыйм. Ә җырларның сүзләренә, текстларга килгәндә, аларга тирән мәгънә салынган булырга тиеш - бу минем яктан беренчел таләп. Матур көйнең сүзләре дә матур булырга тиеш. Һәм, киресенчә. Алар бер-берсенә туры килгәндә, бер-берсен тулыландырганда, бербөтен булганда гына җырга әверелә..
- Чынлап та синең иҗат белән без төрле радио һәм телевизион тапшырулар аша танышбыз. Шулай ук Азнакайда, Әлмәттә, күрше-тирә районнар, калаларда үткәрелүче чараларга да сине бик теләп чакыралар. Ә үзеңнең концертларыңны оештырасыңмы?
- Үз концертыңны оештыру, тамашачы җыю бүген бер дә җиңел эш түгел. Чакыргач, сорагач үзебезнең күрше район-калаларда урнашкан паркларда, санаторийларда концертлар биргәлим. Тиздән сольный концертлар белән зуррак сәхнәләргә дә чыгу планым бар. Әлбәттә инде үзебезнең Азнакайда да.
- Язгөл, синең өчен җыр нәрсә ул?
-Җыр аша кешеләргә әйтәсе, җиткерәсе килгән әйберләрне күңелләрне кузгатып, уйландырып җиткереп була. Җыр, моң таш бәгырьләрне дә эретерлек көчкә ия. Җыр аша кешеләргә ял бүләк итәсең. Җыр аша шатландырасың, куандырасың, дөрес фикер тудырасың. Җыр ул дәва, шифа. Җыр иркәли дә, юата да, елата да... Җырлап, җыр тыңлап, күңелләрегезне баетып, ял итеп яшәгез, дусларым.
Гөлгенә КӘРИМОВА
  • Язгөлгә моң карында чагында ук иңгәндер, мөгаен, дөресрәге, ул үзе дә моңнан яралгандыр. Шулай булмаса, туң җаннарны эретерлек, таш бәгырьлеләрнең дә керфекләрен чылатырлык итеп җырлый алыр идемени?!

  • Язгөл иҗатында җиңел өйрәнелүче, башкарылучы җырлар белән мавыкмый. Аның "Сусау", "Сахра", "Җомга", "Шахта", "Галиябану", "Син онытма җирдә мин барын", "Әткәемә сәлам әйт", "Язларым, көзләрем", "Мизгелләр", "Балама", "Нигә син ерак", "Яныңдагыны ярат","Урсал тауда" кебек Һәм башка югары һөнәри осталыкта башкарылучы җырларын тыныч кына, битараф калып тыңлап булмый. Җырчы үзе белән бергә тамашачысын кыр казлары артыннан ияртә, тауларга алып менә, урманнарга алып керә, су буйларын моңга күмә, туган якларга кайтара, беренче мәхәббәтне искә төшерә.

  • Җырчының репертуары искиткеч бай. Халыкка киң билгеле булган җырлар белән беррәттән аның үзенеке генә булганнары да шактый. Аларның барысы да тамашачы тарафыннан алкышларга күмелә. Моңарчы артык игьтибар ителмәгән җырлар да Язгөл башкаруында бөтенләй башкача кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моң бирелгән аңа тумыштан...