Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвездә җәй күңелле үтә

2018  елда Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов җирлектәге авылларда балалар өчен җәйге ял лагерьлары ачып җибәргән иде.

Бу үрнәкне башкалар да хуплап алды, быел инде алар бөтен авыл биләмәләрендә дә эшли.

Быел да Әгерҗе һәм Мәнәвез авылларында балаларның ялы күңелле һәм файдалы үтсен өчен бөтен уңайлыклар тудырылды. Мәнәвездә Гөлназ Исламова җитәкчелегендә мәдәният учагы хезмәткәрләре алар белән нинди генә чаралар уздырмый: кызыклы очрашулар, квест-уеннар, районның истәлекле урыннарына сәяхәтләр....Әле шушы көннәрдә җирле депутат, шагыйрә, юмор остасы Халидә Галимова белән очрашу узган. Балалар үзләре дә яңа идеялар белән янып, төрле бәйгеләр оештыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев