Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвездә бәйрәм күңелле узды

Мәнәвез авылы мәдәният йортында бәйрәмнәр күңелле уза. Әле менә 8 Март көнне дә төрле тармакларда тырыш хезмәт куйган хатын-кызларны хөрмәтләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Гомере буе колхозда эшләгән Мөнҗия Хәсәнова өчен аеруча истәлекле булды: ул нәкъ 8 мартта туган һәм аңа атап аерым бүләк ясалды. "Азнакай гүзәлләре" иҗат төркеменең җырлары ямь...

Мәнәвез авылы мәдәният йортында бәйрәмнәр күңелле уза. Әле менә 8 Март көнне дә төрле тармакларда тырыш хезмәт куйган хатын-кызларны хөрмәтләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Гомере буе колхозда эшләгән Мөнҗия Хәсәнова өчен аеруча истәлекле булды: ул нәкъ 8 мартта туган һәм аңа атап аерым бүләк ясалды. "Азнакай гүзәлләре" иҗат төркеменең җырлары ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм халкыбызның милли уеннары белән дәвам итте. Соңыннан өлкәннәр чәй табыны артында истәлекләргә уралып, бүгенге ил-көн хәлләре турында сөйләшеп, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып утырдылар. Алар Мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламовага һәм артистларга бик рәхмәтле булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәнәвездә бәйрәм күңелле узды