Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәннәф Хөҗҗәтов: “Спорт – ихтыяр көчен ныгыта”

Һәрвакытта да яшь, сәламәт, көр күңелле булып калып буламы икән ул? Була икән. Моның өчен районыбызның тере легендасына әверелгән, спортчы, яшьләрне дә уздырып югары үрләр яулаучы Мәннәф Хөҗҗәтовка күз салу да җитә. Төс-кыяфәтенә карап беркем дә аңа үз яшен әйтә алмый. Бу хакта үзеннән сорасаң да: "Сер" дип кенә җавап...

Һәрвакытта да яшь, сәламәт, көр күңелле булып калып буламы икән ул? Була икән. Моның өчен районыбызның тере легендасына әверелгән, спортчы, яшьләрне дә уздырып югары үрләр яулаучы Мәннәф Хөҗҗәтовка күз салу да җитә. Төс-кыяфәтенә карап беркем дә аңа үз яшен әйтә алмый. Бу хакта үзеннән сорасаң да: "Сер" дип кенә җавап бирә. Яшь калуның сере нидә икән соң ул? Юк, юк, ныклы теләк булу, спорт белән шөгыльләнү генә дә җитми. Хәер, бу сорауны аның үзенә бирик әле.

- Мин заманында 65 яшемә 65 тапкыр турникта күтәрелү бурычын куйган идем. Һәм мин моңа ирештем, - ди ветеран спортчы. - Бер көн дә калдырмыйча куелган авыр хезмәт нәтиҗәсе бу. Спорт - ул физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта. Мин иртән йокыдан тору белән 40 минут күнегүләр ясыйм. 20-30 тапкыр турникта күтәреләм, йөгерәм... Бүгенге көндә мин 9 нчы гомумбелем мәктәбендә физкультура дәресләрен алып барам. Укучыларымда да спортка мәхәббәт тәрбияләп, чыныгып үссеннәр дип максат куям. Үз мисалыңда сәламәт яшәү рәвешен пропагандаламый торып, төрле укыту методикасы, тренировкалар белән генә укучылар күңелендә спортка мәхәббәт уятып булмый ул. Укучылар синең үзеңнән үрнәк алырга, уңышларыңны күрергә тиешләр. Без мәктәптә һәрбер укучының спорт буенча мөкинлекләрен ачыклап, ГТО ярышлары буенча җыелма командалар туплыйбыз. Сайлап алу һәм тренировкалар методикасы нәтиҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Район мәктәпләренең чыгарылыш җыелма командалары соңгы елларда полиатлон, ГТО буенча Татарстан һәм Россия беренчелегендә, Дөнья Чемпионатында призлы урыннарны алдылар. Соңгы ун елда җәйге һәм кышкы многоборье буенча 8 кеше Россия спорт мастерлары булды. Спорт ярышларын оештыру, бару-кайтуда район җитәкчеләренең ныклы ярдәмен тоябыз. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга аеруча рәхмәтлебез.

Ә инде Мәннәф Сөләйман улының шәхсән үзе ирешкән уңышлары турында язып кына да бетерерлек түгел. Ул - дүрт спорт төре буенча өч тапкыр - Дөнья; 9 тапкыр Россия; 40 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы.

2 тапкыр Дөнья, 8 тапкыр Россия кубогына ия, РФ нең абсолют чемпионы. Соңгы елларда гына ТР мәгариф хезмәткәрләре арасындагы спартакиадада турникта күтәрелү буенча өч тапкыр чемпион булып калган. Чаңгыда шуу, йөгерү, гер спорты, көрәш, ату, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярышларда 300 тапкыр подиумга күтәрелгән кеше.

Менә шундый легендар шәхес ул Мәннәф Хөҗҗәтов. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда мәңге яшь калырга мөмкинлекне күрсәтеп торучы үрнәк ул. Күз генә тия күрмәсен үзенә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәннәф Хөҗҗәтов: “Спорт – ихтыяр көчен ныгыта”