Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәндәйдә бик бай әби- бабай яши

Хәзер инде 10 онык, 9 оныкчыкның әби-бабасы алар.

Гомәр Шәфигуллин сугыш чорында ук авыр эшкә җигелеп үсә. Соңрак колхозда терлекчелек фермасын, төзелеш бригадасын җитәкли, лаеклы ялга чыккач та эштән туктамый – атлар карарга керә. Җәмәгате Халидә тавык фермасында чебешләр үстерә, яшелчә бакчасында эшли, колхозчыларга аш пешерә. Икесе дә бик күп Мактау кәгазьләренә, медальләргә лаек була. Халидә апа “Ана даны” медаленә дә ия. Әнә шулай тырыш хезмәт куеп, өй тулы балалар (5 бала) үстереп, бер-бер артлы еллар үтә тора. Хәзер инде 10 онык, 9 оныкчыкның әби-бабасы алар.

Гомәр абыйны туксан яше белән котларга килгән халыктан өй эче гөҗ килеп торды. Балалар, оныклар, туганнар, авылдашлар, район, хуҗалык һәм биләмә җитәкчеләре... – барсы да җыелган. Бу нигездә бер-береңә хөрмәт, сабырлык, булганны уртак итә белгән туганлык хисләре ана сөте белән салынган шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев