Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәндәй үзешчәннәре Көлке көненә авылдашларга “эч каткыч” бүләк ясады

Сәхнәдә - "Шаян-шоу". Залда халык һәр чыгыштан егыла-егыла көлә. Мәндәй үзешчәннәре Көлке көненә авылдашларга әнә шундый "эч каткыч" бүләк ясады. Әле 23 февраль, 8 Март, Нәүрүз бәйрәмнәре уңаеннан куелган концертларда алган тәэсирдән айнып өлгермәгән идек, авыл тормышын, аның проблемаларын шулай шаян итеп ачып биргән яңа номерлар, яңа кәмитләр белән шаккаттырды...

Сәхнәдә - "Шаян-шоу". Залда халык һәр чыгыштан егыла-егыла көлә. Мәндәй үзешчәннәре Көлке көненә авылдашларга әнә шундый "эч каткыч" бүләк ясады.

Әле 23 февраль, 8 Март, Нәүрүз бәйрәмнәре уңаеннан куелган концертларда алган тәэсирдән айнып өлгермәгән идек, авыл тормышын, аның проблемаларын шулай шаян итеп ачып биргән яңа номерлар, яңа кәмитләр белән шаккаттырды "артистлары"ыбыз.

Узган ел Мәндәйдә яңа Мәдәният йорты сафка баскан иде. Аның шулай гөрләп эшләвенә ихластан сөенәм. Элек-электән, әле агач клуб чагыннан ук, бәйрәм саен концерт, спектакльләр куеп мәш килә иде авыл яшьләре. Бу традицияне үзе дә сәхнәдә "үскән" мәдәният йорты директоры Әлфирә Әскәрова лаеклы дәвам итә. Килен кайнана туфрагыннан ярала диләрме? Авылыбыз киленнәре - сыер савучы Мәрьям Миннегулова, бозау караучы Кәүсәрия Гыйззәтуллина, почтальон Земфира Шәфыйгуллина - һәр мәдәни чараның кендеге. Сценарийларны үзләре яза, үзләре уйный. Әбиләр булып та, бәбиләр булып та кыйланалар, рәвешләре килеп тора. Техникумда берсе механизация, икенчесе агрономлыкка укучы Рәмис Гыйззәтуллин белән Илнар Тимербаевның да артистлык сәләтләре хәттин ашкан. Мондый яшьләр булганда, мәдәният йортының да, мәдәни тормышның да уты сүнмәс авылымда.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәндәй үзешчәннәре Көлке көненә авылдашларга “эч каткыч” бүләк ясады