Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк

17 октябрь көнне район Советының утырышлар залында ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин "Кече химияне үстерүнең төп юнәлешләре - хезмәттәшлеккә чакыру" дигән темага үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдир итү уздырды. Анда предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты. Очрашу шәһәрдә һәм агросәнәгать комплексында яңа төр продукцияләр җитештерү белән...

17 октябрь көнне район Советының утырышлар залында ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин "Кече химияне үстерүнең төп юнәлешләре - хезмәттәшлеккә чакыру" дигән темага үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдир итү уздырды. Анда предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты. Очрашу шәһәрдә һәм агросәнәгать комплексында яңа төр продукцияләр җитештерү белән шөгыльләнүче кече предприятиеләр булдыру идеясе авторы - Азнакай районы башлыгы Рәфис Галиев инициативасы белән оештырылды.

Президент ярдәмчесе һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" җәмгыяте генераль директоры үзләренең чыгышында республикада җитештерелгән продукцияне район предприятиеләрендә, шәхси эшмәкәрлектә куллану мөмкинлекләренә тукталдылар. Нефть химиясе казанышларыннан файдаланып, кече җитештерү предприятиеләре булдыру буенча үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен керттеләр. Әйтик, быел Татарстанда мул уңыш җыелды. Зур су артерияләре янына урнашкан өлкәләргә караганда, бөртекле культураларны читкә чыгарып сату республика өчен отышлы түгел. Бу проблеманы, мәсәлән, районнарда кече заводлар төзеп, яңа биотехнологияләр нигезендә терлек азыгы шикәре җитештерү юлы белән чишәргә була.

Зур һәм кече предприятиеләрдә полимердан төзелеш өчен кирәкле материаллар эшләп чыгаруны да җайга салу мөмкинлеге бар. Генераль директор Рафинат Яруллин яңа идеяләрне тормышка ашыруга алынган эшмәкәрләргә үзе җитәкләгән холдингның һәм ТРның һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Район башлыгы Рәфис Галиев эшмәкәрләргә яңа җитештерү чыганакларын эзлекле рәвештә булдыру идеясен җиткерде. Чөнки алдагы 20 елда тормышның барлык өлкәләрендә дә полимердан эшләнгән материаллар куллануның 4 тапкыр артуы көтелә.

Җитештерүнең яңа төрләрен булдыру халыкның эш белән тәэмин ителешен, аның матди хәлен яхшыртуны да уңай якка хәл итәчәк. Республиканың кайбер районнарында, мәсәлән Биектауда, полимердан халыкка кирәкле материаллар эшләп чыгару тәҗрибәсе бар инде. Әлеге эшлекле сөйләшүдән соң, нефть химиясе белән бәйле продукцияләр эшләп чыгаручы кече предприятиеләр бездә дә булдырылыр, дигән ышаныч туа.

Соңыннан район башлыгы кунакларны шәһәрдәге предприятие-оешмалар эшчәнлеге белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев