Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөлкәткә лаексыз варислар

Гаиләдә фаҗига кылына: исерек хәлдәге Т. иренең эченә пычак белән кадый һәм эчке органнарын җәрәхәтли. Алган яралардан, күп кан югалтудан икенче көнне ир аңына да килә алмый сырхауханәдә вафат була. Кылган җинаяте өчен Т. озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителә. Зыян күрүченең үлеменнән соң күчемсез милеккә мирас кала. Бер елдан соң...

Гаиләдә фаҗига кылына: исерек хәлдәге Т. иренең эченә пычак белән кадый һәм эчке органнарын җәрәхәтли. Алган яралардан, күп кан югалтудан икенче көнне ир аңына да килә алмый сырхауханәдә вафат була. Кылган җинаяте өчен Т. озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителә. Зыян күрүченең үлеменнән соң күчемсез милеккә мирас кала.

Бер елдан соң вафат ирнең беренче хатыныннан туган кызы судка Т.ның мираска лаек түгеллеген тану турында гариза бирде. Суд аның соравын канәгатьләндерде. Әлбәттә, монда мирас калдыручының үлемендә Т.ның гаепле булуы исәпкә алынды. Үтерү ниятеннән эченә 10 см. тирәнлектә яра ясавы, шулай ук аңа медицина ярдәме чакырмавы моңа дәлил.

Кемнәр соң алар "лаексыз варислар"? Мираска калдыручыга яки аның варисына карата хокук бозу кылучы яисә васыятьнәмәсендә язылган теләгенә каршы булучылар, яки үзләрен варис итеп танытырга омтылучылар, я булмаса үзләренә, башкаларга тиешле өлешне арттырырга алынучылар, әгәр бу хәлләр суд тәртибендә раслана икән, закон буенча (РФ Гражданлык кодексының 1117 маддәсе) да, васыятьнамә буенча да мираска ия була алмыйлар. Әмма мирас калдыручы алар варис хокукын югалтканнан соң мөлкәткә васыятьнамә яза икән, бу очракта гражданнар мираска хокуклы. Мирас калдыручыны көнләшүдән яки хулиганлык ниятеннән үтерү, үзара күралмаудан, исерек хәлдә үтерү кебек үк мирас ачтыра, бер үк вакытта, лаексыз варисны да мөлкәткә хаклы итә. Мирас калдыручыны аңлы рәвештә үтергән яки аны, я булмаса варисын үтерергә ниятләгән затка мөлкәте күчү законга гына түгел, ә әхлакка да каршы булыр иде.

Суд практикасында мирас калдыручының гомерен кыюның башка мисаллары да күзәтелә. Шуларның берсенә тукталыйк. З.ны 2006 елның августында үтерәләр. Аның районыбыз авылларының берсендә ихатадагы корылмалары белән йорты кала. Мөлкәткә васыятьнамә язылмаган була. Закон буенча турыдан-туры саналган варислары да булмый. Ә инде икенче чират варислары булып эне-сеңелләре, З.ны үтергән өчен җавап тотучы И.дә исәпләнә.

Исерек хәлдәге И. апасы белән үзара ызгыш вакытында аның башына суга, тукмый. Кыйналудан З.үлә. И. аның гәүдәсен яндыра.

Ләкин суд карары белән И. җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Моңа нигез булып суд психиатриясе экспертизасы тора. И.җинаять кылганда да, хәзерге вакытта да үз-үзен белештерми, гамәленең иҗтимагый куркыныч булуын аңламый. Мирас калдыручының үлеменә китергән гамәлен аңсыз рәвештә, мөлкәткә ия булу ниятеннән чыгып эшләмәвеннән чыгып, суд И.ны лаексыз варис дип тану турында гаризаны канәгатьләндермәде.

Варисны мираска лаексыз дип тануга төп дәлил - аның мирас калдыручыны аңлы рәвештә үтерүен таныган законлы көченә кергән суд карары. Әгәр зыян күрүче саксызлык аркасында үлсә, ул чагында РФ Гражданлык кодексының 1117 маддәсендә каралган хокукый билгеләмә кулланылмый.

РФ Гаилә кодексының 71 маддәсендә ата-ана хокукыннан мәхрүм итүдә хокукый билгеләмәләр күрсәтелгән. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр балага хокуктан тулысынча мәхрүм ителә, шул исәптән аның тәрбиясендә булу хокукыннан да. Шуннан чыгып, бала үлгән очракта алар шулай ук суд тарафыннан лаексыз варислар дип таныла ала. Моңа нигез - ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында законлы көченә кергән суд карары.

Өлкән яшьтәге, ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләрне тәрбияләү - ул балаларның әхлакый һәм юридик бурычы. Әмма суд практикасы күрсәткәнчә, еш кына алар караучысыз, ялгыз кала, көч-хәл белән очын-очка ялгап яшиләр. Алар үлгәннән соң гына күршеләре, танышлары балалары барлыгын белә. Әти-әни вафатыннан соң балалары мирас бүләргә тотына. Нинди аяныч хәл. Ә бит кайчан да булса бу балаларга да картлык килә, алар да ярдәмгә мохтаҗ булыр...

Еш кына лаексыз варис дип тануга гариза бирүчеләр үз таләпләрен җавап тотучының мирас калдыручыны тиешенчә тәрбияләмәве, ярдәм күрсәтмәве белән дәлилли. Әгәр мирас калдыручы чыннан да сәламәтлеге, тормыш хәле буенча ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ булып, варисларына мөрәҗәгать иткән булса һәм ярдәм күрсәтелмәсә, бу гаризаны канәгатьләндерүгә нигез була ала.

Лаеклы варис дип танылу өчен лаеклы әти-әни, ир һәм хатын, игелекле бала булу да кирәк шул.

Талия Гыйльфанова, судья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев