Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәүлид ән-Нәбине Азнакай мөселманнары 11 декабрьдә бәйрәм итәчәк

(Азнакай, 2 декабрь) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны исламдагы иң күркәм айларның берсе - рабигыләүвәл башлануы белән котлады. "2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү...

(Азнакай, 2 декабрь) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны исламдагы иң күркәм айларның берсе - рабигыләүвәл башлануы белән котлады.

"2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) дөньяга килгән.

Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) туган көне - рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне. Мөселманнар 11-12 нче көннәр арасын Мәүлид киче буларак билгеләп үтәләр.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Рәбигыләүвәл - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае. Коръәни-Кәримдә әйтелә:

"(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек" ("Әнбия (Пәйгамбәрләр)" сүрәсенең 107 нче аяте).

Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне үзенең илчесе - рәсүле итеп җибәрүе - безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкате.

Дин кардәшләребез рабигыләүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне олылап вәгазьләр укыйлар, мөнәҗәтләр башкаралар, догалар кылалар. Дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтәләр. Салават ул - Пәйгамбәребезне мактау дигән сүз.

Раббыбыз «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә карата салаватлар әйтергә боера:

«Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез» («Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56).

Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм сөннәтенә ияреп, аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен!

Мәүлид аенда Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!" - диелә котлауда.

Фото Мөхтәсибәтнеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид әнНәбине Азнакай мөселманнары 11 декабрьдә бәйрәм итәчәк